Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:15

Миңнеханов Европа татар оешмалары вәкилләре белән очрашты


Рөстәм Миңнеханов Европа татар оешмалары вәкилләре белән очраша

Рөстәм Миңнеханов Европа татар оешмалары вәкилләре белән очраша

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә сәфәре вакытында Эрфурт шәһәрендә Европадагы татар оешмаларының вәкилләре белән очрашты.

Бу очрашуда Татарстанның “Алгарыш” програмы нигезендә Германиядә белем алучы дүрт студент та катнашты. Миңнеханов студентларның кайда укулары, кем булырга җыюнулары белән кызыксынгач, укуларын бетереп тизрәк Татарстанга кайтырга чакырды.

Татар оешмалары вәкилләре президентка Татарстан сәясәтен, мәдәниятен Европада таратуда алга таба да арадашчы булачакларын белдерде.

Очрашуда Британия, Германия, Литва, Франция, Чехия татар оешмалары вәкилләре катнашты.

XS
SM
MD
LG