Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:54

Сноуден: Яшерен документлар Русия йә Кытайга эләккән була алмый


Эдвард Сноуден

Эдвард Сноуден

АКШ Дәүләт иминлек идарәсенең яшерен мәгълүматларын урлап Русиягә качкан элекке күзләү хезмәткәре Эдвард Сноуден ул мәгълүматлар Русия яки Кытай кулына эләкмәгән дип исәпли.

“The New York Times” газетына интервьюда Сноуден Һоң-Коңнан Мәскәүгә очар алдыннан үзендәге барлык документларны журналистларга тапшырганлыгын белдерде.

Сноуден шулай ук махсус күнегүләрдә алган тәҗрибәсен кулланып ул документларны Кытай күзләү хезмәткәрләреннән саклаганлыгын белдерде.
Аның әйтүенчә, ул документлар берничек тә Русия яки Кытайга эләккән була алмый.

Вашингтон шпионлыкта гаепләгән Сноуденга Русия бер еллык сыену хокукы бирде.

XS
SM
MD
LG