Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

17 октябрь Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары берләшмәсе беренче тапкыр утырыш уздырды. Анда Башкортстан язучылар берлеге әгъзалары һәм әгъза булмаган актив каләмкярлар катнашты.

Башкортстан язучылар берлегендә бүген ике йөздән артык язучы әгъза булып тора. Шуларның 45е татар телендә иҗат итә. Шулай ук 70кә якын әгъза булмаган язучылар бар.

Беренче көн тәртибе буенча язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов чыгыш ясады. Ул узган елда үткән язучылар корылтаен искә алып, беренче тапкыр рәиснең демократик шартларда сайлануын искә төшерде. Моңа кадәр рәисләр өстән билгеләнүен, үзенең хакимият кушуы буенча түгел, ә күпчелек язучылар тавышы белән сайлануын ирештерде. Үзен яклаган татар язучыларына рәхмәтен белдерде. Идарә рәисе соңгы чорда башкарылган эшләргә хисап бирде. Ул шулай ук берлекнең финанслану мәсьәләсенә дә тукталды:

Риф Тойгынов

Риф Тойгынов

“Мин рәис булып сайлану белән Башкортстан президенты белән очрашкан идем. Аңа Татарстан язучылары берлегенә елына 12 миллион сум акча бүленүен ирештердем. Ул безнең дә алардан ким булмауны ирештерде. Мин безгә 8 миллион сум акча җитүен әйттем, безгә шулкадәр ышандырган иделәр.

Чынлыкта алдагы елга 4 миллион 100 мең сум акча бүленгән. Без бу акчага ел әйләнәсе эшли алмыйбыз. Шуңа берничә айга язучылар берлеге идарәсендә эшләүчеләр түләүсез ялга китәргә мәҗбүр булачаклар. Башкортстан язучылары берлегенең Сибай, Салават, Учалы һәм Яңавыл бүлекләре язмышлары да авыр хәлдә. Яңа тәртипләр буенча без аларны финансларга тиеш түгел”.

Аннан соң Башкортстан язучылар берлегенең татар берләшмәсе рәисе Фәния Габидуллина сүз алды. Ул үзе билгеләнгән чордагы башкарылган эшләр белән таныштырды:

“Мин татар берләшмәсе рәисе шагыйрь Марис Нәзировның вафатыннан соң 1 апрель эшкә чыктым. Бу чорда шактый зур чаралар уздырдык. Алар арасында Тукай көннәре, Зариф Бәшири юбилее уңаеннан конференция, Чуашстанга, Чаллыга сәфәрләрне атар идем”. Ул шулай ук Татарстан язучылары берлеге белән дустанә мөнәсәбәтләр урнашуын да ирештерде.

Аннан соң татар берләшмәсенең шигърият, проза һәм тәнкыйть секцияләре җитәкчеләре чыгышлары тыңланды. Аларда секцияләр эше, китап чыгару авырлыгы турында сүз барды. Чыгышларда Башкортстан “Китап” нәшриятында 2008- 2009 елларда казна акчасына 16 татар китабы чыгуы, узган ел исә 6, агымдагы елда 5 кенә китап чыгуына борчылу белдерелде. Шулай ук язучылар берлегенә әгъза итеп алу мәсьәләсе тикшерелде. Эш шунда, берлеккә ел саен бер-ике генә татар язучысы әгъза итеп алына. Идарә әгъзасы Риф Тойгынов быел декабрь аенда булачак кабул итүгә 5 татар язучысы алыначагын ирештерде.

Проза секциясе рәисе Дилбәр Булатова чыгыш ясый

Проза секциясе рәисе Дилбәр Булатова чыгыш ясый

Утырышта тәнкыйть мәсьәләсе дә тикшерелде. Филология фәннәре докторы Әхәт Нигъмәтуллин тәнкыйтьнең булмавы, булганының исә макташуга корылуын, комплиментар булуын билгеләде. Чарада тәнкыйть секциясе эшен активлаштыру кирәклеге билгеләнде. Шулай ук язучылар берлегенең интернет сәхифәсен булдыру, татар язучыларын интернетка кертү кебек мәсьәләләр дә каралды. Шуны да әйтергә кирәк, бүген Башкортстан язучыларыннан Галим Хисамов, Дамир Шәрәфетдиновның интернетта сәхифәләре, татар телендә иҗат итүче прозаик Дилбәр Булатова һәм яшь шагыйрь Руслан Сөләймановның “бите” бар.

Утырышта соңгы көн тәртибе буенча татар берләшмәсенең элекке рәисе Марис Нәзировның исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе каралды. Ул яшәгән йортка тактаташ куярга, Чакмагыштагы Трактор урамына Марис Нәзиров исемен кушарга, алдагы елда истәлекләр китабын чыгарырга дигән карарга киленде.

Башкортстан язучылар берлеге каршында эшләгән татар берләшмәсе тарихында бу беренче җыелыш булды. Утырышта мондый чараларны һәр өч ай саен уздыру кирәклеге билгеләнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG