Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:34

18 октябрьдә Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Мәсгут һәм аның тормыш иптәше Разыя Гаратуевлар гомер бәйрәмнәрен билгеләде.

Татар халкы яшәгән күп төбәкләрдә Мәсгут Гаратуев исеме яхшы таныш. 1980-90нчы елларында Мәсгут әфәнде, үзе әйтүенчә, җан тартуы буенча милли хәрәкәткә кушылган. Ул тиз арада Удмуртия күләмендә татар оешмасын булдырды. Удмуртия ТИҮ ун ел дәвамында җитәкләде дә.

Милләттәшләребезнең үзаңын үстерүдә, туган телебездә укытуда, милли тәрбия бирүдә, мәгълүмат чараларын булдыруда, мәдәниятебезне үстерү юнәлешендә әйдәп баручы булды Мәсгут Гаратуев. Куелган максатына ирешү өчен төрле биеклектәге киртәләрне үтәргә, төрле кабинетларда утыручы чиновникларның каршылыклы фикерләрен үзгәртергә туры килде аңа. Әмма Мәсгут әфәнде беркайчан да тукталып кала торганнардан түгел. Куелган максатына үзе дә иреште, башкаларны да шуңа өйрәтте.

Республика мәктәпләрендә ике дистә ел элек ТИҮ җитәкчесе Мәсгут ага Гаратуев укытучылар табып, алар белән бергә татар гаиләләреннән балаларны милли сыйныфларга туплады. Балалар бакчаларында татар төркемнәренә сабыйлар җыелды.

Мәсгут Гаратуев (с), Нәзирә Касимова, Фнүн Мирзаянов

Мәсгут Гаратуев (с), Нәзирә Касимова, Фнүн Мирзаянов

Халык белән элемтә булдыру, милли хәрәкәтнең эшләре хакында җиткерү максатыннан Удмуртиядә беренчеләрдән булып татар милли мәгълүмат чараларын булдыруга да күп көч куйды. 1989 елда “Очрашу” радиожурналы эфирга чыкты, 1991 елның гыйнварыннан телевизион “Хәерле кич”, март аеннан “Яңарыш” газетасы барлыкка килделәр.

Үз милләтенең язмышы өчен борчылып, онытылып килгән телебезне саклап калу, үстерү һәм кечкенәдән балалар күңеленә милли рух сеңдерү өчен кайдан көч туплаган Мәсгут әфәнде Гаратуев. Нинди мохиттә тәрбияләнгән соң ул?

Мәсгут Гаратуев - төп Ижау кешесе, бу нәселгә ике йөз ел. Мәсгут әфәнденең оныгы Шамил - Гаратуевларның алтынчы буын вәкиле. Нәсел башында Галәветдин бабалары тора. Аның турында архивларда мәгълүматлар теркәлмәгән. Ә менә Галәветдин бабасының улы Галләм 1841 елда туган. Заводта мастер булып эшләгән. XIX гасырның азагында Ижау шәһәрендә чума чиренә каршы Галләм бик актив катнашкан, аңа медаль дә биргәннәр.

Галләм бабасы татарлар күмәкләшеп урнашкан татар бистәсендә яшәгән. Бистәдә гореф-гадәтләребезне үтәп яшәү өчен башлангыч мәктәп, ике мәчет, татар зираты булган. Гаиләдә алты бала – биш кыз һәм бер ир бала булган. Шушы ир бала Вахит - Мәсгут әфәнденең әтисе була инде. “Ул ачык йөзле, юмарт, матур кеше иде. Ул революциядән соң шәһәрдәге "Свободный дом" дип аталган оешмага йөргән. Биредә кыллы оркестрда уйнаган. Музыкаль белеме булмаса да, әтием бик матур итеп мандолинада, әргәндә, фортепианода уйный иде”, дип сөйләде Мәсгут әфәнде.

Мәсгут ага Гаратуевлар нәселенең шәҗәрәсен дә төзегән. Анда Гаратуевларның алты буын вәкилләре китерелә. Мәсгут аганың әтисе Вахит төп Ижау кешесе булса, әнисе Нәгыймә апаның нәсел тамырлары Әгерҗе төбәгенең данлы Бубый авылына барып тоташа. Әнисенең туганы - Габдулла абыйсы биш китап язып калдырган. Аның кулъязмаларын Нәгыймә апа 70 ел сандык төбендә саклаган. Габдулла абыйсының тууына йөз ел тулу уңаеннан аларның берсен Казанда бастырып чыгарырга мөмкинлек тапты Мәсгут ага.

Мәсгут ага Ижауда татар бистәсендә бабаларының төп йортында Дүртенче урамда туган. Әмма үткән гасырның 30 елларында анда газ заводы төзелеше башланып, аларга күчәргә туры килгән. Балачагы, яшьлек еллары Красина урамында узган.

Мәсгут Гаратуев хатыны Разыя ханым белән

Мәсгут Гаратуев хатыны Разыя ханым белән

Мәсгут Гаратуев милли рухта тәрбияләнә. Шуңа да тормыш иптәше итеп татар кызын сайлый, Разыя ханым бер-берсен яратышып никәхлашалар. Алар инде 58 ел бергә яшиләр. Кавышканда биргән вәгъдәләренә тугры калып, балаларына, оныкларына милли рух сеңдерү Гаратуевлар гаиләсенең иң беренче максаты булып тора. “Ассимиляциянең котырган вакытында кызлары Лилия һәм уллары Моратны милли җанлы итеп тәрбияләдек. Хәзер үз тормышларында да гореф-гадәтләрне саклап яшиләр. Оныкларыбыз да татарча яза, укый, сөйләшә. Без горурланып яшибез, бездән соң калалар чын татар кешеләре”, диде Мәсгут әфәнде.

Гаратуевлар гаиләсенең җәмгыятьтә, иҗтимагый хәрәкаттә кылган гамәлләре, изгелекләре бик күп гаиләләр өчен үрнәк. Гаратуевларның дүрт оныклары бар. Кызлары Лилиянең ике баласы да Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә ана телендә белем алды. Уллары Моратның ике баласы да Ижауда татар гимназиясендә туган телебезне өйрәнде. Алар барысы да ана телендә бик иркен аралаша. Инде оныкларының да сабыйлары бар. Аларны да милли рухта тәрбияләү өлкән буынны сөендерә. Ә бу хисләр буш урында барлыкка килмәгән. Мәсгут әфәнде күпләп татар халкы тарихы, мәдәнияте, сәнгатенә багышланган китаплар туплаган. Нәкъ шушы Садри Максуди, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый һәм башка танылган татар улларының тормыш юлы, язмышы, аларның әсәрләре балалары, оныклары күңелендә милли рух тәрбияләргә ярдәм иткән. Оныкларын кечкенәдән татар җырларын тыңлатып, аларга иншалар яздырып, шигырьләр өйрәтеп үстергән өлкән буын. Гаратуевларның архивында оныкларын кечкенәдән яздырган тасмалар саклана.

Мәсгут Гаратуев китаплары

Мәсгут Гаратуев китаплары

Мәсгут әфәнде үзе дә татар милли хәрәкәте тормышын чагылдырган берничә китап язды. Ижауда 1930-50нче елларда гөрләп эшләгән татар клубы, татар басмалары турында мәгълүмат бик аз сакланган. Шундый югалтулар булмасын өчен Мәсгут әфәнде китапларында Удмуртиядә милли хәрәкәтнең республикада беренче адымнары, татар үзәгенең үзе җитәкләгән ун елда ирешелгән уңышлары турында тәфсилләп яза. Әлеге китапларны милли белем бирүгә багышланган темаларга диссертацияләр язганда куллануы да мәгълүм аңа.

Өченче китабында Мәсгут Гаратуев үзенең тормышы, гаиләсе, башкарылган эшләре, кызыклы шәхесләр белән очрашулары хакында бәян итә. Балачак елларын искә ала. “Мин алтынчы сыйныфка хәтле барлык фәннәрне дә татар телендә укыдым. Хәзер дә рәхмәтле укытучыларыма”, дип яза ул.

Укытучы эше Мәсгут әфәндегә бик яхшы таныш. 20 мәктәптә бераз эшләп ала. Механика институтын тәмамлап, машина төзүчеләр заводында конструктор булып эшли, бераздан техник фәннәре кандидатлык дәрәҗәсенә диссертация яклый. Ул механика институтына чакыру ала. Анда 20 ел студентларга белем бирә, 10 ел факультет деканы вазифасын башкара. Институтта эшләгәндә татар студентларына туган телләрендә мөрәҗәгать итеп, аларның аңламавын яисә Мәсгут әфәнде сүзләренчә, татарча-русча сөйләшүләрен ишетеп, әлеге вазгыятьне үзгәртү турында уйлана башлый. 60 яше тулуга, институттан китәргә дигән карар кабул итә. Удмуртиядә милли хәрәкәтне җитәкли.

Уртада - Мәсгут Гаратуев

Уртада - Мәсгут Гаратуев

Мәсгут Гаратуев илдә бер – рус теле, рус мәдәнияте, мәгърифәте хәкимлек иткән чорда Удмуртиядә татар милли хәрәкәтен җитәкләп, татарларның үзаңын үстерү, татар тарихы белән таныштыруны, балаларны милли рухта тәрбияләүне, ана телендә укытуны максат итеп куя. Балалар бакчаларында татар төркемнәре, мәктәпләрдә татар сыйныфлары, Удмурт дәүләт университетында, педагогика көллиятендә татар бүлекләре ачуга ирешә. Шулай ук республика күләмендә җыр фестивальләре, музыка уен коралларында уйнаучы татар балалары арасында бәйгеләр, төрле бәйрәмнәр, Казаннан галимнәр катнашында конференцияләр һәм башка бик күп чаралар - болар барысы да татар иҗтимагый үзәге президенты Мәсгут Гаратуев җитәкчелегендә башкарылган гамәлләр.

Мәсгут әфәнде үзе җитәкләгән ун елында милли ихтыяҗларны канәгатьләндерү буенча шартлар булуын искә алды. Әмма соңгы елларда Русиядә сәясәт үзгәрде. Шуңа да татар халкының киләчәге бик борчый Мәсгут әфәндене. Аның иң зур теләге – милли йөзебезне саклап калу, үсеп килүче буынның Тукай телендә аралашуы, чын тарихыбызны белеп үсүләре.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG