Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:37

Хокук яклаучылар Русиядә хакимиятне контрольдә тоту канунын әзерләде


Русия хокук яклаучылары хакимиятләрнең гамәлләрен җәмәгатьчелек контролендә тоту юлларын чагылдырган канун өлгесен әзерләде. Президент каршындагы кеше хокуклары шурасы һәм Җәмәгать пулаты әзерләгән әлеге документ көзге сессия ахырына кадәр Дәүләт думасы депутатларына тәкъдим ителәчәк, дип яза "Коммерсант".

Кабул ителгән очракта "Җәмәгать контроле турындагы" канун хокук яклаучылар һәм ватандашлар активистларына фикер белешүләр, тикшерүләр һәм җәмәгать тыңлаулары уздырырга кануни нигез бирәчәк. Канун өлгесендә каралган "мәҗбүри җәмәгать тикшерүе" нигезендә бюджет яки Конституциягә үзгәрешләр кертү кебек бер генә канун яки рәсми документ җәмәгатьчелек катнашында тикшерелмичә кабул ителә алмаячак.

Тикшерүчеләр эшен дә интернет ярдәмендә күзәтеп булачак.

XS
SM
MD
LG