Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:31

Ижауның укытучыларның белемен күтәрү институтында үткән семинарга республика мәктәпләрендә татар теле укытучылары җыелды.

Ижауда укытучыларның белемен күтәрү институты татар теле укытучылары өчен “Регионнарда гомуми белем бирү учреждениеләрендә күп телләрдә белем бирү модельләрен тормышка ашыру” дигән семинар оештырды. Семинарга республика мәктәпләрендә татар телен укытучы мөгаллимәләр җыелды. Татарстан республикасының мәгарифне үстерү институтыннан милли мәгариф лабораториясе мөдире Миңгаян Мозаффарова татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа стандартларга нигезләнеп татар телен саклап калу буенча фикерләрен җиткерде.

“Яңа федераль стандартлар гамәлгә кертелүе сәбәпле татар теле укытучылары яңа технологияләр үзләштереп, укыту һәм тәрбия процессын эффектив алып барырга тиеш. Икенчедән, үз һөнәренең остасы булуы да ана теленә кызыксыну уятуда зур урын алып тора”, диде ул.

Миңгаян Мозаффарова

Миңгаян Мозаффарова

Миңгаян Мозаффарова яңа канунда укытучыларның дәресләрне эшчәнлек итеп оештыруны таләп итүен җиткерде. Димәк, һәр бала дәрескә кереп утырырга гына тиеш түгел, ә актив катнашырга тиеш. Бу инде укытучының осталыгыннан тора дигән фикердә ул. Укытучы баланың белем алу системасын оештырырга тиеш дип ассызыклады Миңгаян Мозаффарова. Шул ук вакытта Татарстанда алдынгы укытучылар да, галимнәр дә бу юнәлештә эшне күптән алып бара, дәреслекләр булдырылды, диде. Укытучыларның дәрестә балаларның эшчәнлеген ничек уңышлы итеп оештырырга дигән сорауларына җаваплар да бирде.

Рус теле укытучысы Эльвира Хуҗәтова

Рус теле укытучысы Эльвира Хуҗәтова

Укытучылар татар гимназиясендә ачык дәресләрдә булды. Аны татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова, рус теле укытучысы Эльвира Хуҗәтова, инглиз теле укытучысы Татьяна Мышкина, рәсем укытучысы Марина Плетнева алып бардылар. Дәрестә удмурт халык рәссамы Александр Ложкинның табигать күренешләрен сурәтләгән картинасына бишенче сыйныф укучылары өч телдә анализ ясадылар.

Гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова шундый өч телдә оештырылган дәресләрнең очраклы рәвештә булмавын җиткерде. Шушы дәресләргә укытучылар алдан тема сайлый, уртак план төзи.

Ложкин картинасы

Ложкин картинасы

Хәзерге ачык дәрескә килгәндә, укытучылар балалар белән рәссамның күргәзмәсендә дә булып кайтканнар. Аның кызы белән очрашу да оештырылган. Шулай итеп балалар телләрне генә өйрәнми, рәссамнар эше белән дә таныша. “Әлбәттә, мондый уртак дәресләр сирәк оештырыла, әмма алар балалар күңелендә озак саклана”, диде Рәсилә Габдрахманова.

Күп телләрдә дәрес бирү моделе хакында Удмуртия республикасы укытучыларының белемен күтәрү институтының удмурт теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Андрей Клементьев: “Шундый берничә телдә оештырылган дәресләр балаларның фикерләвен үстерүгә ярдәм итә”, диде.

Удмуртиянең милли телләр укытылган мәктәпләрендә татар һәм удмурт теле дәресләре ана телен яхшы белгән һәм рус телле балалар өчен булган програмнарга нигезләнеп алып барыла. Монда програмнарда аерма юк, тел аермасы гына булуын билгеләп үтте Клементьев. Шуңа да соңгы елларда телләр укытучылары өчен уртак семинарлар оештыру гадәткә кереп бара.

Рәсимә Садыйкова мастер-класс үткәрә

Рәсимә Садыйкова мастер-класс үткәрә

Алдынгы укытучыларның берсе, 2013 уку елында уздырылган иң оста ана теле укытучысы бәйгесендә җиңүче, Ижау шәһәренең 12 санлы мәктәбе укытучысы Рәсимә Садыйкова мастер-класс үткәрде. Рәсимә Садыкова дәресне кызык һәм мавыктыргыч итеп алып барды. Монда инде укытучылар үзләре укучы ролендә булды.

Әлеге семинарлардан укытучылар нәрсә алган? Гимназия укытучысы Рәсилә Габдрахманова: "Татарстан – юнәлеш ала торган кыйбла. Яңа стандартларга нигезләнеп татар телен һәм әдәбиятын укытуга без тулысынча әзер түгел әле. Миңгаян Мозаффарова тәфсилләп аңлатты. Дәресләрдә Рәхимовның үсеш технологиясен куллану буенча аңлатуы ошады", диде.

Укучылар бирем чишә

Укучылар бирем чишә

Кизнер районы укытучысы Рузалия Закирова: “Балалар шәһәрдә яшәүчеләр белән чагыштырганда, татар телендә иркен аралаша. Шуңа тел дәресләрен алып бару проблема түгел. Берничә телдә алып барылган дәрес ошады. Үземә дә татар һәм рус телендә шундый дәресләр әзерләргә дигән теләк туды”, диде.

Юкамен районыннан килгән Сәфия Есинеевага киресенчә, балаларның ана телләрен яхшы дәрәҗәдә белмәве комачаулый. “Балалар саны аз, дәресләрне икегә бүлеп алып барып булмый. Киләчәктә укыту өчен электрон дәреслекләр, китаплар алдым, күп кенә киңәшләр бирделәр”, диде Сәфия Есинеева.

Укучылар үзләре ясаган рәсемнәр белән

Укучылар үзләре ясаган рәсемнәр белән

Балезино районы Кистем авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәрзия Касимова шундый семинарларда күптән катнашмаган. Бик күп файдалы киңәшләр алуын җиткерде ул да. Шул ук вакытта мәктәптә гамәлдән чыккан “Әлифба” китабы белән укытулары хакында да борчылып сөйләде.

Укытучылар фән һәм мәгариф министрлыгының милли белем һәм тәрбия бирү бүлеге җитәкчесе Валентина Корепанова белән дә очрашты. Үзләрен борчыган кайбер сорауларга җавап та алдылар.

Тагын бер сорау әлегә ачык калды: Ижау шәһәрендә татар теле укытучыларының метод берләшмә җитәкчесе вазифасы кыскартылган. Аны кире кайтару мәсьәләсе әлегә хәл ителмәде.

XS
SM
MD
LG