Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Татар конгрессы эшчәнлеген "Глобаль Татарстан" алыштырырмы?


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Германиянең Эрфурт шәһәрендә Европадагы татар оешмалары вәкилләре белән очраша. 17 октябрь 2013

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Германиянең Эрфурт шәһәрендә Европадагы татар оешмалары вәкилләре белән очраша. 17 октябрь 2013

Литваның Руслар җыены рәисе урынбасары Рафаэль Моксинов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Литва үрнәгендә “Глобаль Татарстан” проекты эшләргә тәкъдим итте.

Германиянең Эрфурт шәһәрендә 17 октябрьдә Рөстәм Миңнехановның Европадагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашуында Литвада яшәүче Рафаэль Моксинов та бар иде.

Интернет сәхифәләрдә аның Литвадагы Руслар җыены рәисе урынбасары икәнлеге дә күрсәтелә. Моксинов 2009 елдан Русия тышкы эшләр министрлыгы каршындагы ватандашларның бөтендөнья координация шурасы әгъзасы. Заманында хәрби тәрҗемәче булып эшләгән, социология фәннәре докторы. 2011 елда Литвадагы рус мәктәпләрендә берничә фәнне литва телендә укытуны керткән мәгариф канунына үзгәрешләргә каршы төшкән иде.

Моксинов Миңнеханов белән булган очрашу вакытында дөньядагы татарларны берләштерү өчен Литваның “Глобаль Литва” програмы булган кебек Татарстанга да “Глобаль Татарстан” булдырырга тәкъдим итте.


“Литваның чит илләрдә яшәүче ватандашлары белән 150 еллык аралашу тәҗрибәсе бар. Бүген миллионнан артык литвалы чит илләрдә яши. Берничә ел дәвамында аларның тормышын һәм Литва җитәкчелегенең аларга ярдәмен өйрәнү миңа китап язарга ярдәм итте. Бу тәҗрибәне Татарстанда да кулланып була. Конкрет мин Литваның “Глобаль Литва” дигән програмы булуы турында әйтәм. Чит илләрдә яшәүче татарларга йөз тоткан шундый ук “Глобаль Татарстан” дигән програм да төзергә мөмкин.

“Глобаль Литва”да төрле бүлекләр бар. Аларның бөтенесен дә санамыйм, аерым алганда, литваларны Литвага кайтару турында да язылган анда. Шулай ук програмда дөньяда Литваның уңай имиджын тарату турында да юллар бар.

“Глобаль Литва” програмында яшьләр белән эшләү аерым бүлек итеп язылган. Татарстан президентының бүгенге очрашуны яшьләр белән танышудан башлавы күркәм булды. Яшьләр – безнең киләчәгебез. Алардан башка Татарстанны да, миллилекне дә саклап булмаячак.

Белүебезчә, киләчәктә Европада эшсезлек артачак. Фаразларга күрә, көнбатышта югары уку йортлары тәмамлаган яшьләрнең 50%, кайбер урыннарда 80%-ы эшсез калачак. Шуңа күрә, яшьләрне Татарстанга кайтару, йә булмаса алар белән хезмәттәшлек итү; республикага аз һәм озак вакытка китереп телне, мәдәниятне өйрәтү; рухи, интеллектуаль ярдәм күрсәтү өчен програм булдыру кирәк”, диде Моксинов.

Миңнеханов Литваның бу тәҗрибәсен игътибарга лаек дип атады. “Без үзебезчә нәрсәдер эшләргә тырышабыз, әмма миңа калса, әле бу җитәрлек түгел. Татар конгрессы һәм безнең башка кораллар бар. Бу (“Глобаль Литва”) системалы эш алып баруны күрсәтә. Бәлки, алар күп әйберләрне тормышка ашыргандыр һәм без дә аларны үз эшебездә куллана алырбыз. Әйдәгез, безгә тәкъдимнәрегезне җибәрегез, бәлки програмны эшләргә дә ярдәм итә алырсыз. Програм кирәк”, диде президент.

Миңнеханов сүзләренчә, дөньяда яһүдләр бар, аларның барсы да телләрен белмәсә дә, төрле юллар белән сакланып калырга тырыша. “Хәзерге заманда сакланып калу бик авыр. Статистика күпләгән халыкларның, милләтләрнең юкка чыгып барганлыгын күрсәтә. Бу безгә дә кагыла. Үзегез дә (очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп) килде-киттеле генә татарча сөйләшә аласыз, бик әллә нәрсә майтара алмыйсыз. Бу – татарча сөйләшә алмый дип, ул кешене этәрергә дә ярамый. Аның күңеле дөрес булсын”, ди Миңнеханов. Президент Литваның бу програмын өйрәнергә, аның белән танышырга теләкләре булуны да белдерде.

Миңнеханов белән очрашуда катнашучылар

Миңнеханов белән очрашуда катнашучылар

Президент Татарстанның читтәге татарлар белән инде эш алып барганлыгын да әйтеп китте. “Дөнья татар конгрессы аша һәм Русиядә татар имамнары аша эш бара”, диде президент. Аның фикеренчә, чит илләрдә Русия руслар яшәгән ил итеп кенә түгел, ә күп милләтле дәүләт буларак та танытылырга тиеш.

Бүген дөньядагы татарлар белән элемтәләр урнаштыру, төрле чаралар үткәрү күпчелек очракта Дөнья татар конгрессы аша эшләнә. Конгрессның соңгы корылтае вакытында “Татар халкын саклап калу концепциясе” дә кабул ителде. Татарстан президентының Европа татарлары белән очрашуда әйткән сүзләре конгрес эшчәнлеген, бигрәк тә татарлыкны саклап калуда, тагын да яхшырак итеп оештыру кирәклегенә ишарә ясый.

Татар конгрессы эшчәнлеге соңгы бер ел эчендә Татарстан җитәкчелеге тарафыннан тәнкыйтькә дә дучар булды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, соңгы корылтайдан соң, бу оешманы яңача эшләргә чакырды.

“Глобаль Татарстан” програмы эшләнеп, кабул ителә калса, ул конгрессның “өстәл китабы” булырмы, әллә бу програмны тормышка ашыру дәүләтнең төрле оешмалары аша алып барылырмы, болар бүгенгә әле билгесез.

Президент белән очрашуда Моксинов: “Әгәр “Глобаль Татарстан” програмы булдырылса, сез “Европа Татарлары альянсына” таяна аласыз. Без үз чиратыбызда әйдәп баручы вазифасын башкара алачакбыз”, диде.

Быел май аенда Брюссель шәһәрендә Русия тышкы эшләр министрлыгының читтәге милләттәшләр белән эшләү бүлеге ярдәмендә “Европа татарлары альянсы” оешты. Бу альянска Европадагы кайбер билгеле татар оешмалары, шул исәптән, иң зуры булган Финляндия татарлары җәмгыяте дә кермәде. Европадагы татар оешмалары вәкилләре арасында Русиядә яшәүче милләтләрнең хокукларын кыскан Мәскәүнең бу альянсны башка илләрдәге татар җәмгыятьләре аша үз сәясәтен үткәрү өчен генә оештырганлыгын белдерүчеләр дә булды. Альянска татар хәрәкәтенә бернинди өлеш кертмәүче, очраклары кешеләрнең керүе дә әйтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG