Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:05

Закиров татар конгрессы эшчәнлегенә хисапны урысча тотты


18 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров оешманың 2013 елда эшчәнлегенә беренчел нәтиҗә ясады. Журналистлар белән очрашуда сүз татар дөньясы, туган тел, милли мәгариф һәм читтәге татарларның милли тормышы турында барды.

Ринат Закиров үз чыгышын "Без егерме ел эчендә бик нык үзгәрдек. Кайберәүләр 1990нчы елларда татарларның милли үзаңында башланган күтәрелеш хәзерге көндә сүнде, мөстәкыйльлекне тулысынча югалттык дип әйтә. Мин бу сүзләр белән килешмим. Җәмгыятебездә, дәүләтебездә үзебезгә карата хөрмәтнең артуын сизәм. Унбер еллык җитәкчелек чорында бер генә регионда да безгә карата ихтирамсызлык сизмәдем. Бүгенге көндә "урыс дөньясы" булганы кебек "татар дөньясы" термины барлыкка килде. Без бу "татар дөнья"сын конгресс эшчәнлеге нәтиҗәсендә яхшы сизәбез ", дигән сүзләр белән башлады.

Татар конгрессы җитәкчесе гадәттәгечә озак сөйләде. Әмма шунысы гаҗәп, аның татар конгрессының эшчәнлеге, читтәге татарларның милли тормышы турында 40 минуттан артык барган чыгышы тулысынча урыс телендә булды. Хәлбуки, җыелган каләм ияләренең күпчелеген татарлар тәшкил итте. Дөрес, чыгыштан соң булган сорауларга җаваплар татар телендә яңгырады.

"Без үзгәрдек дип әйтүем - татар дөньясындагы үзгәрешләрне күздә тотуып әйтүем иде. Татар дөньясын сизәр өчен чит регионнар белән һәрдаим элемтәдә тору мөһим. Читтәге татарлар үз көннәрен Татарстандагы яңалыкларны ишетеп башлый. Татарстанга омтылыш шул хәтле көчле, без әле аны үзебез дә аңлап бетерә алмыйбыз. Мин моны "кан тарту"га бәйләп аңлатыр идем. Без, Татарстандагы халык, читтәгеләргә үрнәк булырга тиешбез. Мондагы җитешсезлекләрне аларга күрсәтмәскә, сиздермәскә тиешбез. Чөнки аларның йөрәкләре бу җитешсезлекләрне сизеп әрниячәк", дип белдерде Закиров, әмма нинди җитешсезлекләрне читләргә сиздермәскә икәнен ачыкламады.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә конгресс чит илләрдәге 130, Русиядәге 480 татар оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

Ринат Закиров үз чыгышында күбрәк читтәге татарлар турында сөйләде. Татарстан белән аларның ничек элемтәдә торуларына, Казанга чит регионнардан, чит илләрдән ничә укучы килүенә, күрше төбәкләрдәге татар оешмаларының эшчәнлегенә озын-озак тукталды.

"Бүгенге көндә Казан югары уку йортларында чит төбәкләрдән килгән 400ләп укучы белем ала. Алар арасында Төркия, Кытай, Финляндия, Балтыйк буе илләреннән килүчеләр бар. Кытайдан да хәйран укучы Казанда укый. Әмма аларның илле проценты укуларын тәмамлагач Казанда калуны өстен күрә", дип белдерде ул.

"Болгар" радиосы хезмәткәренең "Татар конгрессы җитәкчесе, Татарстан дәүләт советы депутаты буларак сез рәсми даирәләрдә дәүләт түрәләре татарча сөйләшсен өчен нәрсәләр эшлисез?", дигән соравына җавап итеп Закиров, татар конгрессының рәсми даирәләр белән җитәкчелек итмәвен билгеләп үтте.

"Татарстан президентына килгәндә, ул һәрвакыт читтәге татарлар белән очрашканда татарча сөйләшә, шулай ук Мөхәммәтшин да, Метшин да татар телен бик яхшы белә. Корреспондентлар үзләре шул җыелышлардан президентның татарча әйткән сүзләрен эләктереп кайта алмыйлар икән, димәк ул корреспондентлар үз эшләрен эшләп җиткерми" диде Закиров.

Хәлбуки дәүләт радиосы хезмәткәре түрәләрнең Татарстандагы җыелышларда татар телендә сөйләшмәүләре турында әйтергә теләгән иде. Закиров моны аңлапмы-аңламыйчамы, ахырдан шулай да түрәләрнең җыелышларда татарча сөйләшүләре кирәклеге турында журналист фикере белән килешүен әйтте.

"Андый җыелышларда 2-3 кеше булса да татарча сөйләргә тиеш. Әгәр дә без үз-үзебезне хөрмәт итәбез икән, Татарстан шушы юлдан бара дип атыйбыз икән, ул юл үзеннән-үзе барлыкка килми, ул мәсьәләләр үзеннән-үзе хәл ителми", дип белдерде ул.

Журналистлар Татарстандагы милли мәгариф хәле белән дә кызыксынды, татар конгрессы башлыгыннан "Сез читтәге милли мәктәпләр турында сөйлисез сөйләвен, бу өлкәдә Татарстанда хәлләр ничегрәк, республикада ничә район үзәгендә татар мәктәбе бөтенләй юк?" дип сорады.

Закиров сүзләренчә, мәктәпләр хәле һәм гомумән милли мәгариф татар конгрессының иң авырткан җире.

"Татар мәктәпләрен саклау системы канун нигезендә бер яссылыка күчерелеп татар мәктәпләре дип аталмый башладылар. Аны "милли-мәдәни компонент" дип атадылар. Инде хәзер анысын да бетерүгә таба баралар. Бу өлкәдә мәгариф системына ышанып, аңа карап утырырга гына кирәкми дип саныйм. Минемчә энтузиастлар белән татар телен саклап калып була. Моңа мисал итеп Чиләбедәге татар милли оешмасы җитәкчесе Лена Колесникованы күрсәтер идем.

Моннан 5-6 ел элек бер төркем җыелып Татарстанның барлык район үзәкләрен йөреп чыктык. Ул вакытта 16 район үзәгендә татар мәктәбе булмаганлыгы ачыкланды. Хәзер исә шуның җиде-сигезе генә калды. Чүпрәле, Норлат кебек районнарга яңа килгән җитәкчеләр үз районнарында татар мәктәпләре ачырга ышандырды", дип белдерде Ринат Закиров сорауларга җавапларны тәмамлап.

Очрашу бер сәгатьтән артык барды. Татар конгрессы җитәкчесенең бу чыгышы конгрессның 2013 елда эшчәнлегенә беренчел нәтиҗә ясау дип белдерелсә дә, соңгы нәтиҗәләр турында тагын кайчан сөйләшенәчәге турында әйтелмәде. Каләм ияләре ел ахырында шундый очрашу кабат буладыр инде дигән фикер белән таралышты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG