Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:03

Ярославльдә Олимпия утын каршыларга мәҗбүр итәләр


Ярославльдә укучыларны һәм ата-аналарны Олимпия утын каршылау чараларына чыгарга мәҗбүр итәләр. Бу хакта бер укучының әнисе Facebook-ка мәктәп җитәкчелеге фәрманын элгән. Бу фәрманны аның баласының көндәлегенә беркеткәннәр. Анда ата-аналар һәм укучылар Олимпия утын каршыларга мәҗбүри чыгарга тиеш дип язылган.

Сочи-2014 Олимпиадасын оештыру комитеты президенты Дмитрий Чернышенко бу хәлнең тикшереләчәген белдерә. Башка шәһәрләрдә дә Олимпиада чараларына мәҗбүр иткәннәре турында хәбәрләр булган иде.

XS
SM
MD
LG