Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һама шәһәрендә шартлауда кимендә 30 кеше һәлак булды


Сүриянең үзәк өлешендә булган Һама шәһәрендә бомбалы йөк машинасы шартлап кимендә 30 кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды.

Британиядәге Сүрия кеше хокукларын күзәтүче үзәк мәгълүматларына күрә, бу шартлауны тикшереп үткәрү капкасы янында интихарчы оештырган. Һәлак булучылар арасында Сүрия хәрбиләре дә бар. Хокук яклаучылар күпләрнең хәле нык авыр дип белдерә.

Сүрия дәүләт телевидениесе дә бу шартлау турында хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG