Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда язучы Зифа Кадыйрованың иҗат кичәсе узды


Зифа Кадыйрова (с) һәм Нәзифә Кадыйрова
Зифа Кадыйрова (с) һәм Нәзифә Кадыйрова

Соңгы вакытта татар һәм башкорт китап укучылары арасында Зифа Кадыйрова әсәрләре зур танылу алды. Соңгы биш елда 65 мең данә китап чыгарган Зифа ханымның иҗат кичәсе зурлап билгеләп үтелде. Авторның култамгасы белән дистәләгән китаплар да сатылды.

Башкортстанның Учалы районы Ахун авылыннан чыккан, күп еллар Чаллыда яшәүче Зифа Кадыйрова 55 еллык гомер бәйрәмен Чаллының татар драма театры бинасында уздырды. Шунысын да әйтик, Татарстанның икенче каласы саналган Чаллы театры бинасы бары ике йөз чамасы тамашачыны сыйдыра. Татар укучысы бик нык яраткан китаплар авторы буларак, Зифа ханымның кичәсе зуррак залларда уздырылырга да хаклы иде дигән фикерләр дә булды.

Зифа Кадыйрова кичәсенә килгән иң дәрәҗәле кунакларның берсе - Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты,Татарстанның һәм Русиянең атказанган артисты Нәзифә Кадыйрова да бар иде. Язучыны котларга килүчеләрдән Татар конгрессы референты Илдар Миңгәрәев, Татарстан радиосының мәгълүмат һәм икътисади-сәяси тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире Рәзин Нуруллин да килгән иде.

Әлфия Ситдыйкова, Илдар Миңгәрәев (уртада) Рәзин Нуруллин
Әлфия Ситдыйкова, Илдар Миңгәрәев (уртада) Рәзин Нуруллин
Тантананы язучы Факил Сафин һәм “Ләйсән” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина алып барды. Алар Зифа ханымны котлау өчен сүзне беренче итеп Чаллы мәдәният идарәсе башлыгы Рушания Кулаковага бирделәр. Ул Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев исеменнән Зифа Кадыйровага мактау кәгазен, Илдар Миңгәрәев Татарстан мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” күкрәк билгесен тапшырды.

Котлаулар, җылы сүзләр әйтүчеләр арасында Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Факил Сафин, Айгөл Әхмәтгалиева, Әлфия Ситдыйковалар да бар иде. Факил Сафин үз чыгышында Зифа Кадыйрованы “Язмыш сынавы”, “Сагынырсың, мин булмам”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан” дигән китаплары белән әдәбияткә көтелмәгән зур дулкын булып килеп керде” дип бәяләсә, Айгөл Әхмәтгалиева “Зифа ханым китап укудан туктаган халыкны яңадан китап укырга җәлеп итте” дигән фикерен җиткерде. Кичә барышында язучының якташлары, Ахун авылыннан килүчеләрнең дә байтак булуы күренде һәм алар шактый вакыт сәхнәне үз кулларында тотты. Чаллы татар драма театры артистларының Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” әсәреннән өзекләр күрсәтүе тамашачыны елатты да, көлдерде дә.

– Быел дүртенче китабымны чыгардым. Шулай ук “Сагынырсың, мин булмам” китабы урысчага тәрҗемә ителеп, “Сомбель” исеме белән башыннан азагына кадәр “Челнинские известия” газетында басылып килә. Шушы ук китап башкорт телендә “Агыйдел” журналының өч санында чыкты. Әлегә яңа әсәрләр иҗат итү тукталып тора. Чөнки минем әсәрләрнең беренче укучысы, тәнкыйтьчесе булган ирем үлеп китте. Аннан башка тормыш авыр, яңа әсәрләргә кереп китә алмыйм.

Факил Сафин һәм Роза Хәмидуллина
Факил Сафин һәм Роза Хәмидуллина
Әлегә элек язылган китапларны да барлык сораучыларга да җиткереп бетереп булмый. Югыйсә, соңгы биш елда бу китаплар 65 мең данәдә басылган иде. Сораучы, укучы бар, димәк, мине халык таный, миңа шул җиткән, ниндидер исемнәргә артык исем китми. Менә бүгенге кичәне “нигә зур залларда уздырмадыгыз?” дип сораучылар күп. Ниндидер берлек әгъзасы булмагач, зур заллар өчен зур акчалар түләргә дә кирәк бит. Ә моңа әле матди хәлем юк. Шулай да шушы театр җитәкчесе Рашат әфәнде Фәйзрахмановка рәхмәт, ул кичәмне зурлап биредә уздырырга тәкъдим итте. Әйе, билет бәясе 200 сум иде, чыгымнарны да искә алырга кирәк, диде Зифа Кадыйрова.

Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйровага да берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Нәзифә ханым, сезнең якташыгыз, авылдашыгыз Татарстанда, татарлар яшәгән Русия өлкәләрендә нык танылды. Ә менә Башкортстанда аның иҗатын беләләрме?

– Мин Зифаның беренче китапларын укыганда аптырап калдым. "Минем барлык хисләремне тузгытып атарлык дәрәҗәдә язучы кеше кем икән ул?" дип уйладым. Кызыксына торгач, Зифаның авылдашым, утардашым булуын белдем. Без аның белән өй аша гына яшәдек. Беренче китабын “мондый образларны ничек тудыра ала икән” дип сокланып бер төндә укып чыктым. Гаять тәэсирле булды. Аның иҗат җимешләрен Башкортстанда бик яраталар. Менә дүртенче китабын да кулдан-кулга, өйдән-өйгә йөртеп укыйлар, туздырып бетерәләр. Аңа якташларыннан зур сәламнәр, рәхмәтләр алып килдем. Аңа гел изге теләкләр генә телиләр.

Тамаша залы
Тамаша залы
– Татарстан һәм Башкортстанда танылу өчен нишләргә кирәк?

– Иҗат һәм туктаусыз иҗат. Синең эш сөюең һәм халыкка хезмәт итүең кирәк. Шулай булганда гына хезмәт җимешең күренеп торыр. Тегендә яки монда өнәп бетермәүләр булыр һәм алар бар да. Кабатлыйм, бары үзеңнең тырыш иҗатың белән генә үз эшеңне күрсәтә аласың.

– Татарстанда күптәннән зар-моң бара, татар сәхнәсен чүп җырлар, чүп җырчылар басты диләр. Башкортстанда мондый хәл күзәтеләме?

– Бөтен Русиядә шундый хәл. Илне җиңелрәк, мәгънәсез җырлар басып алды. Чын композиторлар, чын шагыйрьләр иҗат иткән җырлар азайды. Хәзер бит кем тели, көен дә, сүзләрен яза. Бәлки заманы шулдыр. Яхшы җырларны сайлап алу өчен мондый күплек тә, мондый җырчылар һәм иҗатчылар да кирәктер. Дөнья сәнгате мескенлек халәте кичерә, аеруча җыр юнәлешендә.
XS
SM
MD
LG