Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

Мәскәүдә милләтчеләр "Рус йөрешенә" рөхсәт сорады


Мәскәү шәһәр идарәсенә Люблино бистәсендә "Рус йөрешен" оештыруга рөхсәт бирүне сорап гариза тапшырылды. Чара Милли бердәмлек көненә 4 ноябрьгә билгеләнгән.

"Русские" берләшмәсе җитәкчесе Дмитрий Демушкин сүзләренә караганда, чарада 30лап кеше катнашачак. Шулай ук Мәскәү үзәгендә аерым чаралар уздырырга рөхсәт соралган.

Быел "Рус йөрешен" Русиянең йөзгә якын шәһәрендә, шул санда Казанда оештыру планлаштырыла.

Беренче "Рус маршы" Мәскәүдә 2005 елда үтте. 2009 елдан бирле йөреш Люблино бистәсендә үтә. Мәскәүдә бу чараларда 10 меңләп кеше катнаша.

XS
SM
MD
LG