Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада имамнар курслары ачылды


Уфадагы Русия ислам университеты каршында имамнарның белемен камилләштерү курслары ачылды. Курс деканы Раушания Гәрәева хәбәр итүенчә, яңа програм Үзәк диния нәзарәтенең (Оренбур мөселман дини җыелышы) 225 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачылды. Дәресләр Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты мөгалимнәре ярдәмендә әзерләнгән.

72 сәгатьлек бу курска тәрбия бирү, психология һәм хокук кебек дәресләр кергән. Шулай ук дин белеме, гореф-гадәтләр һәм исламдагы радикаль агымнарга каршы тору кебек белем бирү каралган.

Курс өчен имамнар түләми. Инде бу көннәрдә үк Самар, Сембер, Оренбур, Пенза өлкәләре, Удмуртия һәм Мари Иленнән дин әһелләре укуларын башлаган.
XS
SM
MD
LG