Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясәвиев авыз томалап пикет уздырды


Казанда авыз томалап пикет узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Казанда ялгыз пикет

21 октябрьдә Казанның Ирек мәйданында КФУ галиме Искәндәр Ясәвиев ялгыз пикетка чыкты. Авызын каплап уздырган чарада ул бу гамәле белән Русиядә яшәүчеләрнең Конституциядә язылган хокуклары бозылуга ризасызлыгын күрсәтте.

Искәндәр Ясәвиев Татарстан министрлар кабинеты алдында уздырган пикетында кулына бернинди шигар дә тотмады, беркем белән дә сөйләшмәде. Аның каравы моңа кадәр Казан пикетларында күрелмәгән ысулга мөрәҗәгать итте. Ул ярты сәгать буена авызын кулы белән каплап торды. Ун минуттан аның янына бер кыз килеп басты. Ул да Ясәвиев кебек кулы белән авызын каплады. Тагын бераздан алар янына бер ит-ат килеп өстәлде. Ул да шулай ук авызын кулы белән каплап торды.

Аларның бу гадәти булмаган пикетын карарга газет һәм фотожурналистлар күп җыелды, әмма дәүләт теле һәм радиоканалларыннан килүче булмады.

Көндезге икенче яртыда башланган пикет ярты сәгать дәвам итте. Чарадан соң Искәндәр Ясәвиев кыска гына журналистларның сорауларына җавап бирде.

"Мондый пикет уздыруга әллә ни коментар биреп торуның кирәге юк. Мин хакимияткә, гражданнарга, монда килүчеләргә илдә нәрсә барганын үземчә күрсәтергә тырыштым. Ябылган авыз - ул үзе үк күп нәрсәне аңлата. Мин уздырган чара - режиссеры хакимият булган абсурдка карата бер ризасызлык билгесе", дип белдерде ул.

Искәндәр Ясәвиевнең пикетын карарга журналистлар һәм кайбер активистлар белән бергә "Халык альянсы" оешмасы җитәкчесе Эльвира Дмитриева да килде. Әмма ул бу пикет һәм үзенә карата чыгарылган мәхкәмә карары турында "Азатлык" сорауларына җавап бирүдән баш тартты.

Шуны да әйтергә кирәк, 17 октябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Эльвира Дмитриеваны канунсыз чара оештыруда гаепләп 20 мең сум акчалата җәзага хөкем итте.

18 июльдә Казанның Муса Җәлил һәйкәле янында Алексей Навальный, Петр Офицеров һәм Русиянең сәяси тоткыннарын яклап урам чарасы үткән иде. Мәхкәмә әлеге чараны хакимиятләр белән килештерелмәгән җыелыш дип тапты һәм аны оештыруда Эльвира Дмитриеваны гаепләде.

Казанда Навальный тарафдарлары җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00
XS
SM
MD
LG