Accessibility links

Волгоградта бомбаны интихарчы хатын шартлаткан диелә


Волгоград автобусында шартлаудан алты кеше һәлак булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:12 0:00

Полиция кешеләрне шартлау булган автобуска якын җибәрми

Русия рәсмиләре Волгоград автобусында кимендә алты кешенең гомерен өзгән, 33 кешене яралаган бомбаны интихарчы хатын шартлаткан дип исәпләвен белдерде. Яраланганнарның сигезе аеруча авыр хәлдә диелә.

Русия рәсмиләре Волгоград автобусында кимендә алты кешенең гомерен өзгән, 33 кешене яралаган бомбаны интихарчы хатын шартлаткан дип исәпләвен белдерде. Яраланганнарның сигезе аеруча авыр хәлдә диелә.

Шартлау вакытында автобуста кырыклап кеше булган. Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин бомба Ахиялова автобуска керүгә күп тә үтмәстән шартлаган, дип белдерде.

Шартлау мизгеле автобус артыннан барган машинадагы видеорегистраторга эләккән.

Волгоградтагы бер иминлек хезмәткәре әйтүенчә, шартлау урынында элегрәк мәгълүм бер сугышчыга кияүгә чыккан һәм ислам кабул иткән 30 яшьлек бер хатынның таныклыгы табылган.

Маркин аның Дагыстанда туып үскән Наида Ахиялова булуын белдерде. Аның ире Дмитрий Соколов хәзер Махачкала янындагы бер сугышчан төркемдә дип исәпләнелә. Алар Мәскәүдәге бер югары уку йортында бергә укыган булган һәм башкаладагы тормышларын ташлап Дагыстанга киткән, диелә.

Тикшерүчеләр шартлау урынында бомба калдыкларын тапканлыкларын, шартлау өчен ни кадәр шартлаткыч кулланылганлыгын ачыклау өчен бераз вакыт кирәк булуын белдерә.

Шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алучылар әлегә юк.
XS
SM
MD
LG