Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт батыры рекорд куя алмады


Эльбрус Нигъмәтуллин электричканы тарта
Эльбрус Нигъмәтуллин электричканы тарта

Чиләбе өлкәсендә яшәүче Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллинның Уфада дөнья рекордын кую омтылышы барып чыкмады.

Русиянең иң көчле кешесе исемен йөрткән Эльбрус Нигъмәтуллин интернеттагы социаль челтәрләр аша Уфада яңа рекорд куярга җыенуын хәбәр иткән иде. 21 октябрь Уфаның тимер юл вокзалында әлеге рекордны теркәүчеләр төркеме җыелды. Башкорт батыры тартасы ЭД-4М электричкасы вокзалдагы соңгы - дүртенче платформаның соңгы юлына куелган иде. Алты вагон таккан электр поездының авырлыгы 370 тонна диделәр. Спортчыга йөкне тарту өчен тимер юлына махсус баскычлар ясап беркетелгән иде. Бу галәмәт составны ул алты тапкыр тартып карады. Эльбрус никадәр тырышса да, яңа дөнья рекордын куя алмады - поездны тарту түгел, хәтта кузгата да алмады. Ә бу чарага әзерләнгәндә, ун көн элек ул шундый ук алты вагонлы электр поездын ун метр тартып бара алган булган. Бу хәлне спортчы үзе шулай аңлатты:

– Мин яхшы формада. Күрәсең, тарта алмавым техник сәбәптәндер, чөнки көннәр суытты, ә бу тәгәрмәчләрнең тимер юлы белән ышкылу көчен арттыра. Бәлки, бүген минем көнем дә булмагандыр. Тимердән җиңелүемнең бу беренче очрагы. Ләкин мин бирешергә җыенмыйм, әлеге рекордны озакламый куярмын дип ышанам.

Эльбрус Нигъмәтуллин 1974 елда Чиләбе өлкәсе Аргаяш районының Чубары авылында туган. Кечкенә чагыннан ук йорт ихатасында тимер-томырлардан спорт корылмалары ясап, шунда шөгыльләнә башлый. Беренче җиңүе авыл Сабантуенда була. Ул уналты яшендә иң көчле көндәшләрен җиңә. Авыр атлетика, кул көрәше белән шөгыльләнә. Мәктәптән соң Чиләбе шәһәренә китеп спорт белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнә башлый.

Эльбрус Нигъмәтуллин
Эльбрус Нигъмәтуллин
23 яшендә 110 килограмм авырлыклылар арасында пауэрлифтинг буенча Русия чемпионы булып таныла. Пауэрлифтинг өч көч алышын үз эченә алган спорт төре. Аңа штанганы аркада тоткан килеш утыру, ятып һәм иелеп штанганы кулбашка кадәр күтәрүләр керә. Яңа меңъеллыкка кергәч, ул яңа спорт төре - стронгмен, ягъни көч экстримы белән шөгыльләнә башлый. “Русия батырлары турниры”, “Урал титаннары” исемле ярышларда җиңә. Әлеге спорт буенча 2005 елда Польшада узган дөнья ярышларында бронза, 2006 елда Мәскәүдә узган беренчелектә көмеш медаль яулый. 2006-2008 елларда Иркутскида узган “Байкал баһадирлары” ярышында алтын медальләр ала. 2006 елда Чиләбедә бер-берсенә тагылган 29,4 тонналы ике автобусны тарта. Шул ук елны Мәскәүдә 160 тонналы “Иван Калита” теплоходын ун метрга тарта. Өч елдан “Нагатино” исемле йөк ташу судносын сөйри. Ул бу рекордны Уфада - Агыйдел елгасында куйган иде. Ул чакта Эльбрус 760 тонналы теплоходны егерме метрга тарта алган иде.

Ул спорт чаралары оештыру һәм тренерлык белән дә шөгыльләнә. 1999 елда Чиләбе өлкәсендә армреслинг федерация төзи һәм дүрт ел аның җитәкчесе була. 2004 елда Русиянең көчле атлетлары вице-президенты, 2005 елдан Elbrus Team исемле көч экстримы мәктәбен җитәкли, Чиләбе өлкәсенең көрәш федерациясен оештыручыларның берсе.

Эльбрус Нигъмәтуллинның пәһлеван кыяфәте кино төшерүчеләрне дә җәлеп итә. Ул “Мин үлмәдем, башкортлар!” исемле тарихи-документаль фильмда башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев ролен башкара. Э.Парриның “Сары Аждаһа” сериалында көнчыгыш пәһлеваны ролендә уйный.

Эльбрус җәмәгатьчелек эшчәнлегендә дә йөзеп эшли. Ул 1999 елдан Чиләбе башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, 2007 елдан Башкортстан президентының Чиләбе, Курган һәм Төмән өлкәләре буенча вәкиле урынбасары булып эшләде.
XS
SM
MD
LG