Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоградта мөселман йортына ут төрткәннәр


Узган төндә билгесез кешеләр Волгоградтагы дин йорты тәрәзәсен ватып эчкә яндыргыч матдә тутырылган шешәләр аткан, дип хәбәр итте Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле идарәсе. Шәһәрнең Киров бистәсендә урнашкан ике катлы йортның беренче катына ике шешә атылган, янгын чыккан.

Йорт хуҗасы янгынны үзе сүндергән, зыян күрүче булмаган. Тикшерү башланды.

Дүшәмбе көнне Волгоград автобусында кимендә алты кешенең гомерен өзгән, 33 кешене яралаган бомбаны интихарчы хатын шартлаткан дип хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG