Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:36

Башкортстан мәхкәмәсе Хәмитовны хөкем итә алмый


Башкортстан Югары мәхкәмәсе президент Рөстәм Хәмитовка каршы шикаятьне кабул итүдән баш тартты.

"Хәмитовка каршы эшне аның тавыш бирү юлы белән сайлану очрагында гына башлап була. Республика җитәкчесен Русия президенты билгеләнгәнгә Хәмитов вазифасының аңа каршы шикаять тапшыручыларның хокуклары яки мәнфәгатьләренә бер катнашы да юк," диелгән мәхкәмә карарында.

16 октябрьдә бер төркем активистлар Хәмитовны Русия кануннарын бозуда һәм Башкортстанга зыян салуда гаепләп аны вазифасыннан алуны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Хәмитов вәкиле бу төркем артында элекке президент Мортаза Рәхимов кешеләре торуы билгеле, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG