Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:02

Русия элемтә министрлыгында әзерләнгән яңа фәрман нигезендә интернет провайдерлардан дәүләт күзләү максатлары өчен кыйбатлы махсус җиһазлар урнаштыруны таләп итмәкчеләр.

Русиянең Федераль иминлек хезмәте Русия элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә интернетта күзләү эшләрен билгеләүче яңа фәрман проектын әзерләгән. Русия элемтә министрлыгы исеменнән интернет-провайдерларга таратылачак бу фәрман провайдерлардан кимендә 12 сәгатьлек интернет-трафикны яздырып баручы җиһазлар урнаштыруны таләп итә. Бу таләп 2014 елның 1 июленә кадәр үтәлергә тиеш булачак.

Махсус хезмәтләр әлеге җиһазга даими тоташкан булачак һәм теләгән мәгълүматны күзәтеп барачак.

“Коммерсант” газеты язуынча, “ВымпелКом” телекоммуникация ширкәте әлеге фәрман проектының кайбер өлешләренә ризасызлык белдереп элемтә министрлыгына хат юллаган. Аерым алганда, хатта бу фәрманның кайбер өлешләренең Конституция гарантияләгән хокукларны бозуы турында языла.

Конституция шәхси тормышның кагылгысызлыгын гарантияли, һәркемнең үзара язылган хатларны, телефон сөйләшүләрен, почта, телеграф һәм башка элемтәләрне сер итеп саклау хокукы булуын, бу хокукның бары тик мәхкәмә карары нигезендә генә чикләнә алуын белдерә. Кешенең шәхси тормышы турында мәгълүматны туплау, саклау, куллану һәм тарату эше бары тик аның үз рөхсәте булган очракта гына алып барыла ала, диелә.

“ВымпелКом” шулай ук иминлек хезмәтләренең интернеттагы күзләү эшчәнлеге өчен җиһазларның ширкәтләр хисабына алынуын таләп итү белән дә килешми. “Оператив-эзләү эшченлеге турындагы” канун бу максатлар өчен җиһазларны сатып алу һәм урнаштыруны операторларга йөкләми бит, ди ул. Канунда күзләү эшчәнлегенең операторлар хисабына түгел, ә хокук саклау хезмәтләре хисабына һәм алар көче белән алып барылырга тиешлеге язылган. Әгәр дә дәүләт финанслау чыгымнарын билгеләмәсә, операторлар бу таләпне 2014 елның 1 июленә кадәр үти алмаячак, дип кисәтә “ВымпелКом”.

Элемтә министрлыгының бу фәрманы инде ФСБ белән килештерелгән һәм, финанс, икътисад министрлыклары аша узып юстиция министрлыгында теркәлгәннән соң, ел ахырына кадәр ул гамәлгә керергә тиеш.

Бу фәрман нигезендә интернет-провайдерлар үз челтәрләрен махсус хезмәтләр карамагындагы махсус җиһазга тоташтырырга тиеш булачак. Барлык интернет-трафик шушы җиһаз аша узачак һәм махсус хезмәтләр аның аша узган барлык мәгълүматны җиһазның хәтерендә кимендә 12 сәгать саклап күзәтеп бара алачак.

Элемтә министрлыгы исә интернет-провайдерлар Оператив күзләү чаралары системы (СОРМ) кысаларында моңарчы да махсус хезмәтләргә мәгълүмат биреп торырга тиеш иде дип яңа фәрманның әллә ни зур үзгәрешләр алып килмәячәген белдерде. Төп аерма шул ки – моңарчы операторлар ул мәгълүматларны махсус хезмәтләр соравы нигезендә тапшырган булса, хәзер барлык мәгълүматлар турыдан-туры махсус хезмәтләр кулы аша узачак.

Илдар Мортазин

Илдар Мортазин

"Mobile Research Group" ширкәтенең баш аналитигы Илдар Мортазин әйтүенчә, инде 2008 елдан бирле махсус хезмәтләр интернет кулланучылар турында барлык мәгълүматларны карап бара ала. “Махсус хезмәтләр Русиядәге барлык коммуникацияләргә дә үтеп керә ала. Хәзер таралган бу мәгълүмат инде иске, чөнки алар мәгълүматларны инде хәзер үк карап бара ала. ФСБ кулланучылар турында һәртөрле мәгълүматны ала ала, шуңа күрә бернинди өстәмә нәрсә кирәкми”, ди Мортазин.

Мортазин “һәрбер дәүләт хосусый тормышка тыкшына”, дип кеше хокукларының нык бозылуына зарланучылар белән килешмәвен дә белдерә.

Сергей Железняк

Сергей Железняк

Җиңү көне турындагы рәсми карашлар белән килешмәүчеләрне төрмәгә ябу канунын тәкъдим иткән җәнҗаллы депутат Сергей Железняк та яңа фәрман интернеттагы күзләү өлкәсенә зур үзгәрешләр алып килми, бары тик СОРМ эшчәнлеген камилләштерүне генә максат итә, дип белдерде. Аның әйтүенчә, операторлар инде хәзер үк махсус хезмәтләр белән ихтыяри рәвештә актив хезмәттәшлек алып бара.

“Бартолиус”адвокатлар бюросы вәкиле Юлий Тай фикеренчә, бу канун Конституцияне генә түгел, җинаять кодексын да, җинаять-процессуаль кодексын да, “Шәхси мәгълүматларны саклау” канунын да боза. “Шәхси мәгълүматларны, интернет кулланучылар мәгълүматларын алу өчен хокук саклау оешмаларының хәзерге хокукый һәм техник мөмкинлекләре инде җитәрлек. Аларның мөмкинлекләрен чикләнмәгән күләмдә арттыра бару, аларның кылган эшләре беркем тарафыннан да күзәтелмәү гади кешеләрнең дә, махсус субьектларның да хокуклары бозылуга китерәчәк”, ди Тай.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG