Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57
Әстерхан губернасы Черный Яр өязендә 600 җан мәкъруһлардан (мәҗбүри чукындырылганнар) вә башка мөселманнардан хисап ителгән Кече Чапурин исемендә бер авыл бардыр. Боларның мәкъруһлары вә мөселманнары 1785-1786 елларда Казан губернасыннан күчеп килүләре риваять ителәдер. Бу мәкъруһлар Казан губернасында торган вакытта 1646 елларда мәҗбүри сурәттә христиан дәфтәренә кайд (теркәү) ителмешләр иде.

Әстерхан губернасына килеп җирләшкәндә Чапурин мәкъруһлары хөкүмәт тарафыннан һаман да христиан саналып чиркәүләргә табигъ (иярүче) ителделәр. Хөкүмәт тарафыннан җәбер булганда чиркәүгә барырлар, әгәр дә хөкүмәт бер кадәр йомшаклык торыр исә чиркәүдән тукталып, үзләренең иске диннәре булган ислам гыйбадәтләрен иҗраэ (үтәү) итеп көн кичерерләр иде.

Ахырында 1845 елда Чапурин мәкъруһлары бөтен бөтенә чиркәүгә йөрмәс булдылар. Ошбу сәбәптән боларга вәгазь итеп кире православныйга кайтарырга иҗтиһад (тырышу) итәр өчен консистория (Православ чиркәүдә епархияне идарә итү бүлеге) тарафыннан ике поп җибәрелде. Болар исә 1846 ел сентябрь аенда булган рапортлары белән Чапурин халкына сүз аңлата алмауларын вә боларның вәгазь ишетерлек дәрәҗәдән үткәннәрен бәян иттеләр. Бинаән галәйһи (шуңа нигезләнеп) консистория губернский правлениегә язып яңа керәшеннәр хакында министр тарафыннан губернаторга бирелгән циркуляр эчтәлеге белән гамәл итәргә сорады.

Чапурин мәкъруһларының эшләре Әстреханда окружной начальник тәдбиренә (карамагына) бирелде һәм дә ислам рәсме белән гыйбадәт итмәсеннәр өчен һәр төрле авырлыклар эшләнде. Ошбу авырлыкларның нәтиҗәсе буларак 1849 ел 20 апрельдә архиерей тарафыннан синод үзәренә (тарафына) һәм дә военный губернатор тарафыннан министрга язылмыш кәгазьләрдә Данил Михайлов исеменнән башка булган мәкъруһларның кире православный мәзһәбенә кайтуларын бәян иттеләр. (Бу да чиновниклар тарафыннан күрсәтелмеш бер мәгълүмат икәне дәлилгә мохтаҗ түгелдер).

Канун җәза (УК) уставының 191нче маддәсенә күрә Данил Михайлов үзәренә махсус вәгазь кылырга поплар тәгъйин (билгеләү) ителде. Фәкать Михайлов приставлар вә попларның һәртөрле тыгызлау вә җәзаларын иркен күкрәк белән тәхәммел (түзү,чыдау) итеп хәтта бу гамәленнән ләззәт ала башлады вә дин хакында булган җафаларга салкын канлы сурәттә каршы торыр иде. Поплар вә чиновниклар Михайлов белән тартышып сугышып ардыклары (арганнан) соң, бу эшне бөтенләй ташладылар. Бинаән галәйһи, кырык еллардан артык бер вакыт Чапурин халыклары үзләренә аерым яшәргә мәҗбүр булдылар. Һәр ни кадәр поплар килеп китеп йөрделәр исә дә, болардан якты йөз күрмәделәр. Хөкүмәт тарафыннан каты сурәттә тыю булу сәбәбеннән ислам имамнары боларга тиешле эшләр үти алмадылар. Бинаән галәйһи, үз араларында үзләре һаман ислам динен тоттылар.

1889 елда Чапурин халыклары үзләренең хас мөселман булып һичбер вакыт христиан динен тотмауларын вә тотмаячакларын, исемнәре христиан дәфтәрендә күрелүе поплар вә чиновникларның җәберләреннән вә хаксыз бер мөгамәләләреннән икәнен дәгъва итеп Оренбур собраниесе аркылы губернатор хозурында вә соңра да министр хозурында дәгъва кәгазьләре йөрттеләр. Ләкин гаризалары җөмләсе илтифатсыз калды.

1905 ел 17 апрель манифесты игълан ителгәннән соң, моның кебек ялгыз исем белән христиан хисап ителгән мөселманнар белән берлектә Чапурин халыклары да иркенләп бер сулыш алдылар вә акылларны да башларына җыеп Әстерхан губернаторына гариза биреп, манифестка муафыйк (туры килгән) ислам мәхәлләсенә теркәүләрен сорадылар.

Әлеге 17-нче манифестның 3-нче пункты һәм дә эчке эшләр министрының 18 август 4028-нче номерда булган циркулярының 4-нче пунктына бинаән итеп, Әстерхан губернский правлениесеның 1905 елда 25 декабрьдә булган журналы белән Чапурин халыклары рәсми сурәттә дә мөселман дәфтәренә теркәлделәр. Инде Чапурин мөселманнарының эшләре ошбу рәвештә тәмам булды.

Безнең бу җирдә язганыбыз шәйләр рәсми кәгазьдән чүпләнеп алынмыштыр. Мәкъруһ исеме белән мәшһүр булган мөселманнарның гомумән тарихлары бер рәвештә булганга, без ошбу Чапурин мөселманнарының хәлләреннән хәбәр бирдек. Рәсми хәбәр булганга, монда язылмыш нәрсәләр ошбу мөселманнарның күргән җәфаларының меңнән берсе дә булмас. Бу халыкларның башларына килмеш авырлыклар һәрникадәр испаньеллар (испаннар) тарафыннан Әндәлес (Андалузия) мөселманнарына күрсәткән җәбер вә газаплар дәрәҗәсендә күрелмәсә дә, күп җиңел дә булмас. Газапларның дәрәҗәсен анчак (фәкать, бары тик) башына килгән адәм белер. Боларның яшьләре елгалар булып акмыш вә мөнәҗәтләре гарешләргә (диндә күкнең Аллаһ тәхете урнашкан иң югары тугызынчы каты) чыкмыштыр.

Шимди (хәзер), чук шөкерләр улсын (күп рәхмәтләр булсын), бөйлә (мондый) вәхшилек заманнарыннан чыктык. Җәнаб Аллаһ берлектә вә иттифак һәм дуслык үзәрендә (нигезендә) гыйлем вә мәгърифәт юлына аяк куярга ярдәм бирсен!

Мөслим
“Вакыт”, 1906 ел №14


Малые Чапурники авылы мәчете

Малые Чапурники авылы мәчете

Белешмә. Сүз хәзер Волгоград өлкәсенә кергән һәм Волгоградка терәлеп урнашкан Малые Чапурники исемле авыл турында бара. Бу авылның мәчете өлкәдәге дистәдән артык мәчет арасында иң борынгы мәчет санала. Мәкаләне Азатлык укучылары өчен әзерләгән Фатих Хабиб фикеренчә, мәкалә авторы шул елларда Русия Үзәк диния идарәсендә казыйлык иткән Ризаэтдин Фәхретдин булырга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG