Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең газ һәм нефть ятьмәсе ертыла башлады


Бу ел ахырына нефть һәм газ чыгаруда АКШ Русияне узып китәргә җыена. Һәм бу әле моңарчы Русия өстенлек иткән энергия базарындагы зур үзгәрешләрнең берсе генә.

Киләсе ел башында Польшаның Свиноуйсьце портында сыеклатылган табигый газ (СТГ) терминалы эшли башлый. Берничә мең чакрым көнчыгыштарак исә сентябрь аенда Кытай президенты Си Цзиньпин Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Казакъстан белән миллиардларча долларлык энергия килешүләре имзалады һәм яңа үткәргечне эшләтә башлау тантанасында катнашты.

Кытай президенты Си Цзиньпин (с) һәм Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев газүткәргеч турында яңа килешүне раслау тантанасында
Кытай президенты Си Цзиньпин (с) һәм Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев газүткәргеч турында яңа килешүне раслау тантанасында
Шулай итеп, дистәләрчә еллар буе Русия өстенлек иткән энергия челтәренең теге башында да, бу башында да хәлләр үзгәрә. Ә бу үзгәрешләр Мәскәүнең икътисади һәм геополитик куәтенә бер дә файдага булмаячак. Газпром яки Роснефть кебек дәүләт ширкәтләренең Каспий төбәгендәге нефть һәм газ чыгаручыларны да, Европадагы кулланучыларны да изоляциядә тоту сәясәтенә нигезләнүче күптәнге бизнес моделе шул рәвешле ике яктан да җимерелә башлый.

Вашингтондагы Вудро Вильсон үзәгенең Европа энергия иминлеге мәсьәләләре киңәшчесе Александрос Петерсен Русия өчен зур үзгәрешләр әле якынлашып кына килә, ди.

"Кайбер үзгәрешләр нәтиҗәсендә алдагы 10-20 елда энергия базары узган 10-20 ел белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә үзгә булачак", ди Петерсен.

Русия әлегә энергия базарында иң төп көчләрнең берсе булып кала. Нефть чыгаруда ул әлегә Согуд Гарәбстаны белән алмашлап беренчелекне башкаларга бирмәскә тырыша. Дөньяның иң зур табигый газ ятмалары да Русия биләмәләрендә. Европада ягылган табигый газның утызлап проценты Русиядән китерелә.

Әмма дистәләрчә ел дәвам иткән тотрыклылык инде какшый башлый. Chatham House институтының Русия һәм Евразия бүлеге хезмәткәре Джон Луфф: “Соңгы 20 елда Русия Себернең көнбатышында нефть һәм газ тармагына совет чорында кертелгән инвестицияләрнең бик зур ярдәме нәтиҗәсендә генә яшәп килде. Шул ресурслардан чагыштырмача арзан бәягә файдалану еллары инде ахырына якынлаша”, ди.

Бу айда АКШның энергия министрлыгы Кушма Штатларның шушы ел ахырына ук газ һәм нефь чыгаруда Русияне узып китәчәген белдерде. Моңа АКШның яңа технологияләр кулланып газны таш катламнары аша да чыгара башлавы ярдәм итәчәк.

АКШның читтән табигый газ алуы инде өчтән бер өлешкә, нефть алуы 15 процентка кимеде. АКШ сатып алмаган өлеш халыкара базарда кала, Русиянең Европадагы сатып алучыларына да арзанрак бәядән тәкъдим ителә дигән сүз.

СТГ технологиясе табигый газны кораблар белән дә, тимер юл аша да күпләп ташу мөмкинлеге бирә һәм Русиянең газүткәргечләр "ятьмәсен” җимерүгә зур өлеш кертә. Өстәвенә Азәрбайҗан Европадагы кулланучылар белән турыдан-туры үз бәйләнешләрен урнаштырды һәм үз газын, нефтен базарга чыгаруда Мәскәүдән бәйсезлеккә иреште.

Русиянең көнчыгышында энергия чыганакларын иң күп сатып алучы ил – Кытай. Әмма Кытай Русияне үз челтәренә кертми. Кытайның үз торба челтәрләрен төзү өчен финанс мөмкинлекләре дә, технологияләре дә җитәрлек. Себер, Ерак Көнчыгыш, Арктикадагы энергия чыганакларын Кытай күпләп сатып ала башласа да, Русия Кытай өчен бердәнбер уенчы түгел, ә газ һәм нефть сатучы күпсанлы илләрнең берсе генә булып кала.

Луфф Кытайның Үзәк Азиядәге активлыгын мисал итеп китерә. Пекин Үзәк Азия хөкүмәтләре белән бик тиз арада яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырып һәм шул нигездә анда энергия чыганакларын кудыру өчен үзенә кирәкле инфраструктура коруга керешеп Мәскәүнең борынына чиртте.

Мәгълүм булганча, Русиядәге бюджет керемнәренең күпчелеге энергия чыганаклары сатудан килә. Ә 2012 елда Газпромның керемнәре 15 процентка, Европага газ экспорты сигез процентка кимеде.

Бу елның икенче чирегендә Русиядә икътисади үсеш 1,2 процент кына булды. Хөкүмәт 1,9 процент үсеш фаразлаган иде. Шул ук вакытта хөкүмәтнең чыгымнары соңгы елларда бик нык артты. 2005 елда хөкүмәткә бюджет балансын саклау өчен бер мичкә нефть бәясенең кимендә 55 доллар булуы кирәк иде. Элекке финанс министры Алексей Кудрин әйтүенчә, хәзер ул 117 долларга күтәрелгән. Соңгы айларда Русия җитәкчелегенең билбауларны кысыбрак бәйләргә туры киләчәге турында сөйләнә башлавы тикмәгә түгел, күрәсең.

1980 елларда энергия базарындагы үзгәрешләр Советлар Берлегенең җимерелүенә зур өлеш керткән иде. Инде кайбер күзәтүчеләр хәзерге вазгыятьне дә шул чорларга охшата башлый. Башка күзәтүчеләр исә, Кытайда, шулай ук Көньяк һәм Көньяк-көнчыгыш Азиядә куллануның арта баруы Мәскәү өчен яңа мөмкинлекләр бирә, дип андый чагыштыру белән килешми.

Әмма шул ук аналитиклар булган мөмкинлекләрдән файдалану өчен Газпром Путинның геополитик коралы буларак кулланылудан туктарга, коррупция дәрәҗәсе белән дөньядагы эре ширкәтләр арасында тоткан беренче урыныннан чигенергә, чит ил ширкәтләре белән хезмәттәшлек итеп яңа технологияләрне киңрәк кулланырга тиеш булачак, дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG