Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татмедианың бер өлешенә яңа җитәкче итеп Фәрит Шаһиәхмәтов куелды


Татарстанның мәгълүмат чаралары белән эш итү өчен җаваплы дәүләт идарәсе - Татмедиа агентлыгында бүген оешманың ачык акционер җәмгыяте өлешенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Бу урынга элек баш мөдирнең беренче урынбасары булып эшләгән Фәрит Шаһиәхмәтов куелды.

Аңа 49 яшь, ул Татмедиада шушы агентлык оештырылганнан бирле эшли. Казакъстанның Караганда шәһәрендә туган Шаһиәхмәтов Мәскәүдәге полиграфия институтын тәмамлап гаскәрдә хезмәт иткәннән соң, 1986 елда Татарстанга кайтып эшли башлый.

Дәүләт идарәсендә аерым бер структура булып торган Татмедиа агынтлыгын исә һаман да Ирек Миңнәхмәтов җитәкләячәк, ул бу урынга бер ел элек, 2012 ел августында куелган иде.
XS
SM
MD
LG