Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надежда Толоконникова Чуашстанга җибәрелгән


Pussy Riot панк төркеме чыгышында катнашканнарның берсе Надежда Толоконникованың ире Петр Верзилов хәбәр итүенчә, Толоконникова Чуашстанның 2 санлы Алатырь колониясенә берсенә җибәрелгән. Аның сүзләренә караганда, әлегә Толоконникова Сарански, Рузаевка яки Торбеево тикшерү изоляторларының берсендә булырга мөмкин.

Толоконникованы Мордовиядәге 14 санлы колониядән башка урынга күчерү карары узган җомга көнне билгеле булды. Моны таләп итеп ул ачлык игълан иткән иде.

"Новая газета" басмасында чыккан ачык хатта ул Мордовия колонияләрендә тоткыннарны түбәнсетү, алдалау һәм "хайванга әйләндерүгә" ризасызлык белдереп ачлык игълан итүе турында язган иде.
XS
SM
MD
LG