Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

Татарстан коррупциягә каршы комитетыннан таләпчән әгъзалар чыгарылды


Татарстан президенты фәрманы белән президент каршындагы коррупциягә каршы көрәш комитетыннан Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов, Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров, сәясәт белгече Владимир Беляев һәм КФУ юридик факультеты доценты Рөстәм Ганиев чыгарылды.

Алар урынына яңа прокурор Илдус Нәфыйков, Җәмәгать пулатының ватандашлар институтларын үстерү комиссиясе рәисе Кирилл Пономарев, төрмәләрдә тоткыннарның хокуклары торышын күзәтүче комиссиясе рәисе Лариса Расческова һәм "Новый век" исемле хөкүмәттән бәйсез оешма мөдире Лилия Таишева билгеләнгән, дип хәбәр ителә.

Шолохов сүзләренә караганда, аның өчен бу үзгәрешләр көтелмәгән булган. Беляев комитеттан чыгарылган барлык әгъзаларның түрәләргә карата таләпчән булганнарын белдерде. Яңа әгъзалар хакимияткә бәйле һәм аларны күбрәк яклаячак, диде Беляев.

XS
SM
MD
LG