Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Авыл кешесе хезмәтен бәяләү бүгенге кебек дәвам итә иткәндә, күрсәткечләрне арттырып язуга каршы берни эшләп булмаячак.

"Һавалы саннар" (припискалар), ягъни күрсәткечләрне арттырып язу белән көрәш инде өченче ел бара. Авыл хуҗалыгына кагылган теләсә нинди киңәшмәдә гел ниндидер мифик түрәләрне саннарны арттырып язуда гаеплиләр. “Кәгазьдәге күрсәткечләр беркемгә кирәк түгел”, дип орыша президент. “Сез белгәнне без күптән белгән”, дип өсти аннары.

Президент Миңнеханов та, министр Әхмәтов та элек район башлыгы булып эшләгән кешеләр, белми әйтмәсләр. “Һавалы саннар” белән мавыгу өчен инде министр хәтта үзенең урынбасарына да шелтә белдерде, урынбасар дөрес саннарны күрсәтмәгән икән. Министр белми дә калган, ай–яй. Без, тамашачылар, трагикомедиянең бу урынында министрны көчле алкышларга күмәргә тиештер инде.

Әмма приписка дигәннәре генә урыныннан селкенми дә. Аның күләме исә районга нинди кеше килүгә карап үзгәрә. Район башлыгы алышынганда, иске башлык белән бәйле булмаган җитәкче килсә, “припискалар” күләме коточкыч зур икәнлеге ачыклана. Мәсәлән, Чирмешән районында терлек санының 65% арттырып күрсәтелгәне ачыкланды. Элекке район башлыгына бәйле җитәкче килсә, “припискалар” күләме ул кадәр үк зур булмый. Питрәчкә, мисал өчен, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшләгән кеше килде. Нәтиҗәдә, “приписка” да бәләкәй генә – күрсәткечләр былтырга караганда 6% кимрәк.

Татарстан басулары

Татарстан басулары

Ялган саннар язуның начар икәнен барысы да аңлый. Ул реаль чынбарлыкны күрсәтми, авыл хуҗалыгы товарларының үзкыйммәтен бәяләргә мөмкинлек бирми. Хисаптагы саннарга карыйсың - хуҗалык табышка эшли, ә чынлыкта бөлгенлеккә чыга. Бу күренешне бетерергә кирәклеге көн кебек ачык. Әмма авыл кешесе хезмәтен бәяләү бүгенге кебек дәвам итә икән - ул бетмәячәк.

“Һавалы саннар”га каршы көрәшне мәчеләрнең “Каймакны бетерик!” дип даулавына тиңләп була. Әгәр яман чир белән көрәшә башлагансың икән, яман чирнең үзе белән түгел, аны тудырган тирәндәге сәбәпләр белән көрәшергә кирәк. Ә ул сәбәпләрне үзгәртерлек түгел. Шуңа да бу чирне Яхъя хәзрәтнең җеннәре килеп дәваласа гына.

Ә эшләр болай тора - авыл хуҗалыгында субсидия һәм компенсацияләр реаль җитештергән товарга түгел, хисапта күрсәтелгән саннарга бирелә. 10 литр сөтне гадел рәвештә сөт комбинатына илтеп сатсаң, 20 сум бирәләр, шул ук сөтне турыдан туры түгел, ә берәр ширкәт аркылы сатсаң, теге ширкәт 100 литр сөт бирде дигән документ бирә, нәтиҗәдә 200 сум аласың. Әле ул ширкәт сөт бәясен документларда арзанга алган итеп күрсәтеп, аерманы тере акча белән үзеңә дә кайтара, анысын кесәңә саласың.

Игенчелектә дә шулай. Компенсацияләр басудагы ашлыкка түгел, кәгазьдәге документка бирелә. Система махсус рәвештә зур алпавытларга файдалы итеп эшләнгән, ул документларны гади фермер тутыра алмый, нәтиҗәдә барлык акча инвестор–алпавытларга китеп бара.

Бу система төбеннән дөрес түгел. Әйтик, ниндидер мифик ширкәткә тапшырылган продукциягә түгел, ә фактта эшкәртелгән продукциягә генә компенсация бирүне кертергә була. Яки фәләнчә гектар басуың бар икән – тиешле акчасын да ал. Юк икән – алмыйсың.

Татарстан басулары

Татарстан басулары

Яки терлегең бар икән, аласың. Хуҗалыкта фәләнчә терлек дигән документны берничә кеше – авыл башлыгы, җитәкче, участковый тутырсын. Менә алар инде ялган документ имзалаган очракта җинаять җаваплылыгы булачагын белеп торсын. Әле алай булган очракта да таманга гына туры килә.

Икенче сәбәп – җитәкчеләрне бәяләү системасы. Адәм баласының ялган саннар язганын белә торып, соңрак шул ялган саннар өчен әле бүләкләр дә бирәләр. Әллә инде югары җитәкчеләр гектарыннан 80 ц ашлык җыеп булмаганын белмиләрме? Беләләр. Әмма барыбер шундый "алдынгы" түрәләрнең кулларын кысып, кулларына диплом, түшләренә медаль, кесәләренә конверт тыгуны дәвам итәләр. Адәм баласының ялган саннар белән бүләк алганы беленгәч, “Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” исеме яки ил башлыгы биргән медале хурлыклы рәвештә кире алынса, ялган саннарга карата мөнәсәбәт тә бераз гына үзгәрер иде.

Өченче сәбәп – бу күренешнең төзәтеп булмаслык дәрәҗәгә җитүе. Әйтик, бер көндә бөтен районнарда да җитәкчеләр алышынып, элекке башлыкларга катнашы булмаган кешеләр килде, ди. Шуннан ни була? Татарстанның авыл хуҗалыгы инде шуннан соң алга китәчәкме?

Татарстанда ел уңышлы килгәндә 5 миллион, уңышсыз булганда – 3 миллион тонна ашлык җыеп алабыз, елына 2 миллион тонна сөт савабыз дигән матур саннарсыз калсак, нишләрбез? Федераль үзәктән авыл хуҗалыгына килә торган ярдәм күпмегә кимиячәк? Мәскәү тәреле медальләрен бирми башласа, дан-шөһрәтсез калган безнең түрәләр саргаеп үлмәсме?

3 миллион... 5 миллион... дигән саннарның дөреслегенә шик-шөбһә тудыра торган саннар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында да күренгәләп киткәли.

​Мәсәлән, сентябрь башындагы хисапларга караганда, Татарстанда көненә 3000 тонна сөт җитештерелә иде. Сөт комбинатлары исә 1200-1300 тонна сөт кабул итә. Читкә чыгарылган сөт якынча 300 тонна тирәсе, якынча 500 тонна тирәсе хуҗалыкларның үзләрендә кала. Калганы кайда?

Татарстан басулары

Татарстан басулары

Гаделлек өчен әйтик – Русиядә дә шул ук хәл. Русиядә елына 32 миллион тонна сөт җитештерелә дип әйтелә (саннары шундый), комбинатларда исә 13 миллион тонна эшкәртелә. Бу беркемгә дә серле саннар түгел, Русиянең сөт җитештерүчеләр берлеге исәбенчә, 32 миллионның 14 миллионы – кәгазьдә генә.

Инде ашлыкка күз салыйк. Урак башында министрлык сайтында күпме ашлык басуларда суктырылып алынды һәм күпмесе элеваторларга салынды дигән саннарны биреп бара башлыйлар да... урак азагына җиткәндә икенче таблица юкка чыга. Ни сәбәпле – аңлашылмый. Аерма артык нык күзгә ташлангангадыр, бәлки.

Мәсәлән, быел 2,8 миллион тонна ашлык суктырып алынды, диләр. Шул ашлыкның 980 мең тоннасын элеваторлар кабул иткән. Калганы кайда? Әллә ике миллион тонна ашлык пай җирләре өчен халыкка таратыламы? Әгәр алай булса, һәр авыл кешесенә ике тонна ашлык бирергә тиешләр булып чыга. Әлбәттә, бу алай түгел. 5 миллион тонна ашлык җыйган елларда да шулай иде ул – элеваторларга тапшырылган ашлык 3 миллион тоннага да җитми. Калганы хакында мәгълүмат юк. Тантаналы хисапларда 5 миллион тонна җыеп алабыз да, февраль аенда хуҗалыкларның ашатырга да ашлыклары калмый. Түрәләрнең түшләренә Казан - йолдыз, Мәскәү - тәре тага, ура-ура, без булдырганскийлар.

Билгеле, арттырып язулар, сөт, ашлык, терлек урынына буш саннар өстәү белән көрәш киләчәктә дә дәвам итәр. Андый кырын эшләр өчен урыныннан алынган район җитәкчеләре дә булыр. Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының үзенә дә инде кисәтү ясалды. Бәлки министрлыкның үзендә дә үзгәрешләр булмый калмас.

Тик ул үзгәрешләр проблеманың тамырын тәшкил иткән сәбәбләргә кагылырмы, әллә инде гадәттәгечә, бер-ике кешене почмакка бастыру белән генә чикләнерме?


Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG