Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин мөселманнардан ватанпәрвәр ясарга омтыла


Владимир Путин Русия мөселманнары үзәк диния идарәсенең 225 еллыгына багышланган чарада чыгыш ясый
Владимир Путин Русия мөселманнары үзәк диния идарәсенең 225 еллыгына багышланган чарада чыгыш ясый

Владимир Путин Уфада Үзәк диния идарәсенең 225 еллыгына багышланган тантанада мөселманнарны ватанны сакларга һәм сөяргә чакырды.

Русия президенты Владимир Путин 22 октябрь көнне Уфада Үзәк диния идарәсенең 225 еллыгына багышланган тантанада Икенче дөнья сугышы барган вакытларда мөфти булып торган Габдрахман Рәсүлов сүзләрен телгә алды. Ул вакытта Рәсүлов: “Ватанга мәхәббәт – синең дингә ышануыңның бер өлеше”, дип әйткән булган. Путин фикеренчә, мөселманнар бу сүзләргә тугрылыкта сугышның башыннан ахырына кадәр башка халык һәм милләт вәкилләре белән бергә булган. Бүген дә ул Русияне изге бер урынга табынган кебек сакларга чакыра.

Путин чыгышы вакытында исламны да Русиянең бер өлеше итеп күрсәтергә тырышты. Исламны илнең “мәдәни кодының элементы” дип атады. Әле моңа кадәр Русия исламы, мөселманнарның ил тарихындагы урыны турында бу кадәр күпшы сүзләр әйтелгәне юк иде.

Русия җитәкчелеге соңгы вакытта бердәм русияле (россияне) милләте ясарга омтыла. Моның өчен илне сөйгән ватанпәрвәрләр тәрбияләү сәясәте алып бара. Русиянең милли сәясәт стратегиясе милләтләрне эретеп юкка чыгаруның төп коралы буларак кабул ителде. Инде хәзер Путин мөселманнар чарасында катнашып, ватанга мәхәббәткә өндәүнең, ватанны сакларга чакыруның төбендә аларны бер җитәкчегә генә хезмәт иттерү, Мәскәү алып барган идеологиягә генә тугрылыклы булып калу һәм аны үткәрүдә ярдәмче булу да ятарга мөмкин.

Мөселманнар тормышындагы моңа кадәр булган хәлләрне барласак, аларга гел-гел киртәләр куела килә. Төрле дини агымнарга керүдә гаепләнәләр, мәчет төзү өчен җир ала алмыйлар, җомга намазларын карлы асфальтка борын төртеп укырга мәҗбүрләр, дини китаплары тыела. Узган җәй Казанда Татарстан диния идарәсенең ул вакыттагы җитәкчелегенә һөҗүмнән соң күп дистәләгән мөселман бер гаепсезгә тоткарланды. Мондый хәлләр булып торганда мөселманнар Русияне чын күңелдән сөя, аңа тугрылыклы була һәм саклый аламы?

Һәркем үз ватанын туган җире белән бәйли. Татарстан мөселманнарының һәм Башкортстан мөселманнарының, Себердә яшәүче йә булмаса башка төбәкләрдәге җирле мөселманнарның ватаннары Русияме, әллә үз төбәкләреме?

"Минем Ватаным – туган авылым Казанлы"

Төмән өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин фикеренчә, мөселманнарны тану, аларга ярдәм итәргә тырышуның төбендә Мәскәүнең үз сәясәтен үткәрүдә ярдәмче табарга омтылу ятарга мөмкин.

Галимҗан хәзрәт Бикмуллин
Галимҗан хәзрәт Бикмуллин
"Мөхәммәт пәйгамбәребез дә: "Үз ватаныңны сөю – ул иманнан" дип әйткән. Бөтен Русияне ватан дип әйтеп буламы соң? Мәсәлән, минем Ватаным – ул Казанлы авылым, чөнки мин анда туып үскән. Мин бөтен Русияне Ватаным дип карамыйм.

Әгәр бөтен Русияне алсак, без сөймәгән, яратмаган эшләр бик күп. Безгә, мөселманнарга карашлары да уңай түгел.

Петр I, Явыз Иван заманнарын искә төшерсәк, Русия империясенә күз салсак, исламга карашлары бөтенләй начар булган. Без яшь вакытта Бохарада укыдык. Андагы укытучыбыз: "Мөселман кеше православ динне кабул итсә, аңа бөтен уңай шартлар тудырылган, салымнардан да азат иткәннәр, җир биргәннәр, ә христиан исламны кабул итсә, аны өч елга төрмәгә утыртканнар", дип сөйләгән иде.

Бүгенге көнебезне ул вакытлар белән чагыштырганда, берьяктан, Аллага шөкер дип әйтәбез.

Төмән өлкәсендә соңгы вакытларда мөселманнарга ярдәм кулы суза башладылар. Без бу ярдәмнәренең төбендә нәрсә ятканлыгын белмибез. Бәлки, мөселманнарның түрәләргә, хөкүмәткә карашлары үзгәрсен дип ярдәм итмәкче булалардыр.

Соңгы вакытларда мәчетләргә булышалар, мәдрәсә төзергә маташабыз. Төмән хакимияте Җәмигъ мәчетен башыннан ахырына кадәр төзеп бирәбез дип белдерде. Бу ярдәмнәрнең артында нәрсә ятканын әйтеп булмый. Аз гына ярдәм итеп үзләренә карату, үзләренә буйсындыру да ятарга мөмкин, кем белә?" ди Бикмуллин.

"Үзебезгә тиешне таләп итәргә хакыбыз бар"

Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе Нәфигулла Аширов фикеренчә, рус үтә милләтчел агымнар көчәйгәндә хакимият мөселманнарга таянырга юл эзли.

Нәфигулла хәзрәт Аширов
Нәфигулла хәзрәт Аширов
"Бүген мөселманнарның чишелми торган четерекле мәсьәләләре бар. Мисал өчен, мәчетләр төзү, мәдрәсәләр ачу, мөселман китаплары булдыру булсын. Бу мәсьәләләр мөселман яшьләрнең күңелләренә тия. Күпләр ата-бабаларыбыз бу илгә хезмәт кылды, без дә хезмәт итәбез, гаскәрдә булабыз, дини эшләребезгә килсәк, бик күп четерекле мәсьәләләр бар дип сорауга бирелә. Бу хәлләр Ватанны сөюгә караганда сөймәүгә этәрә.

Христианнар булсын, яһүдиләр булсын, аларның алдында зур мөмкинлекләр ачыла. Мәскәүне генә алсак та, хәзер христианнарга яңа 200 чиркәү төзелә. Ә меңләгән-меңләгән мөселманнар җомга намазларын урамда тротуарларда укырга мәҗбүр. Кар өстендә, яңгыр астында намаз укып утырган яшь кешенең башында төрле сораулар туарга мөмкин. Мөфтиләр, имамнар демократик илдә яшибез, хәзер хөррият килде дип белдерсә дә, урамда намаз укыган мөселман без үзебезнең чын хәлебезне беләбез дип тә уйлап куя. Яшьләрнең имамнарга ышанычы кими баруы хәтәр әйбер.

Мөселманнарның көндәлек дини яшәешләрендәге мәсьәләләр чишелмәгәнгә имам һәм мөфтиләргә ышанычлары да югала.

Соңгы вакытларда рус үтә милләтчел агымнары көчәя. Манеж мәйданын алсак та, фашист фикерлеләр тупланып Мәскәү халкын куркытты. Бирюлевода фашист элементларының туплануы да халыкны кайгы-хәсрәткә салды.

Хакимияттәге дәүләт башлыклары бу хәлләрнең хәтәрлеген сизә башлады. Бүген бу рус милләтчел агымнар төрле көндәлек тормышта була торган низаглар өчен мөселманнарга каршы чыкса, иртәгә куәтен дәүләткә каршы юнәлтергә мөмкин. Икенче яктан исә, үзләренең хәлләренә риза булмаган мөселманнар да артырга һәм бу хәлләр Русияне икегә бүләргә мөмкин. Бер якта – үтә милләтчеләр, ә икенче якта – Русияне үз ватаны итеп танымаган мөселман яшьләре. Бу ике компонент бер-бере белән көч үлчәшүгә күчсә, дәүләт өчен зур хәтәр булачак.

Ватан дигән төшенчәгә килсәк, һәркемнең үз фикере бар. Бүген ничек кенә булмасын, Русиянең дәүләт башлыклары мөселманнарның үз җирләрендә торуларын, гасырдан-гасырга килгән диннәрен һәм телләрен сакларга хакы бар дип таныса, илдәге мөселманнарда аерылу, дәүләтне тарату фикерләре тумас. Әмма Русия ватандашы буларак без үзебезгә тиешне, үзебезнең хакны таләп итәргә хакыбыз бар. Бу безнең дини генә түгел, ә ватандашлык хокукыбыз да", диде Нәфигулла хәзрәт.
XS
SM
MD
LG