Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачулы кошлар" татар әкиятләре барлыгын искәртте


Финляндиядә ачылган "Angri Birds" паркы
Финляндиядә ачылган "Angri Birds" паркы

Казанда "Angry Birds" паркы барлыкка килү ихтималы казанлыларны милли мирасны саклау мәсьәләсенә игътибар итәргә мәҗбүр итте.

Татарстан хакимиятләренең Казанда бөтен дөньяда популяр "Аngry Birds" уенына багышланган парк ачарга җыенуы турындагы хәбәр җәмәгатьчелек арасында бәхәсләр уятты. Бу башлангычка каршы чыгучы ата-аналар хакында мәгълүмат чаралары язып чыкты. Шуның белән бергә, нигә андый популяр татар уеннары һәм аларга багышланган парклар юк дигән сораулар да күтәрелде.

Хакимиятләр туристларны җәлеп итмәкче

Бер яктан парк ачылу хәбәренең бернинди тискәре ягы юк кебек. Уенны уйлап тапкан Петр Вестербака шушы көннәрдә Казанга килеп, Татарстан һәм Казан җитәкчеләре белән очрашып китте. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, уен авторын президент Рөстәм Миңнеханов шушы инвестор акчасына "Angry Birds" паркын Казанда ачу турында сөйләшер өчен үзе чакырган булган.

Әлеге парклар дөньяның берничә илендә инде ике дистәдән артык санда ачылган, ә Мәскәүдә ул уен мәйданчыгы рәвешендә генә эшләп килә. Казанда ачылган очракта, бу Русиядә беренче шундый тулы куәтле парк булачак.

Татарстан җитәкчелеге шул рәвешле Казанга бу уен җанатарларын җәлеп итәргә, күпләп нәни һәм зур туристларны китертергә уйлый.

Финляндиядә ачылган "Angri Birds" паркындагы уенчыклар
Финляндиядә ачылган "Angri Birds" паркындагы уенчыклар
"Angry Birds" уенының исемен "Ачулы кошлар" дип тәрҗемә итеп була, анда рогатка белән шушы кошлар белән бер урыннан икенче урынга йөгереп йөрүче яшел дуңгызларга аталар. Әлеге уен телефоннарга бушлай урнаштырылган. Википедия мәгълүматларына караганда бу уен бер миллиардтан артык тапкыр интернеттан йөкләтелгән. Ул компьютерларда да бар, мультфильмнар да төшерелгән. Шушы кошлар йомшак уенчык рәвешендә дә чыгарылган, киемнәрдә дә аларның рәсемнәре күп кулланыла. Шушы уеннарны яратучы балалар, ата-аналарын әлеге паркка алып килер дип өметләнә инвестор.

"Ачулы кошлар" урынына Убырлы карчык булсын!"

Тик Казандагы кайбер ата-аналар моңа кискен каршы чыкты. Мәсәлән, башкалада балаларның сәләтләрен үстерү клублары челтәрен оештырган Наталья Реснянская - өч бала анасы, шундыйларны берсе.

"Безнең үз мәдәниятебез бар, Убырлы карчык, Василиса һәм башка әкият геройларыбызга багышланган менә дигән парк ясап булыр иде. Мәсьәлә аларны танытуга кайтып кала. Минем балаларым да кайчак популяр уеннар белән мавыгып алалар. Минемчә, чит ил геройлары белән бергә безнең балаларга чит булган, Көнбатыш мәдәнияте тә килә. Ә без аларга үз мирасыбызны калдырырга тиешбез”, дип әйтте Наталья Реснянская бер җирле газетка.

"Безгә чит мәдәниятне көчләп тагалар"

Дүрт бала анасы, эшмәкәр Ирина Волынец та "Ачулы кошлар" паркына каршы.

"Безгә чираттагы тапкыр ялтыравыклы кәгазьдә безнең өчен ят булган идеологияне көчләп тагалар. Туристларны җәлеп итү максатын аңлап була, әмма ватанны сөю, милли горурлык хисләрен дә онытырга ярамый. Бөтен дөньяда туристларны милли үзенчәлекләр җәлеп итә. Безнең шәһәргә татар әкиятләре һәм рус халык дастаннары, совет заманы һәм хәзерге мультфильмнар геройлары кирәк", диде ул бер җирле газетка.

Билгеле журналист, берничә сайт хуҗасы Данил Сәфәров бу очракта Көнбатыш мәдәниятен көчләп тагалар дип санамый, әмма шул ук вакытта, әти кеше буларак "Angri Birds" уенын пропагандалауны хупламый.

Данил Сәфәров
Данил Сәфәров
“Мин күренешләрне Көнбатышныкына, Көнчыгышныкына бүлмим. Матур һәм ямьcез күренеш дип бүләм. "Angry birds" уенын бер уйнап караганым бар. Кызык ясалган үзе. Әмма аны пропагандаларга кирәк микән? Бигрәк тә балаларга? Юктыр. Уенның сюжеты төзүгә түгел, ә җимерүгә корылган. Ә инде республика һәм шәһәр җитәкчелегенең бу уенга шул кадәр мөкиббән булуы аптырашта калдыра”, диде ул Азатлыкка.

"Икесе дә булсын, урын күп бит"

Шул ук вакытта, кайбер ата-аналар үз мирасыбызны саклау шигарен күтәрүчеләр белән дә килешә, туристларны җәлеп итү теләген дә хуплый.

Ике бала анасы, эшмәкәр Алсу Исмәгыйлева "Аngry Birds" уенына да, үз геройларыбызга багышланган парк төзелүгә каршы түгел. “Әйе, балалар мавыга инде ул уен белән, урын күп бит Казанда, берничә парк төзелсен, бер-берсенә комачауламый”, диде ул.

"Шүрәлене PR-лаштырырга кирәк"

Ата-аналар "Шүрәле" әкиятен укып, Су анасы белән танышып, алар исемендәге паркка үз сабыйларын алып барырлар иде. Әмма андый урын Казанда әлегә юк. Алар белән миллионлаган балаларның мавыгуы, Камыр Батыр, Дию пәриләрен карарга дип чит төбәкләрдән Казанга әти-әниләрен көчләп диярлек алып килүләре шикле. Чөнки "Аngry Birds" кебек балаларны мавыктырырлык милли геройларга багышланган компьютер уеннары әлегә юк. Алар бары тик китап битләрендә генә яши. Татар геройлары турында мультфильмнарны ясыйлар, әмма ничә процент бала аларны карый һәм алар белән мавыга икән?

"Angry Birds" уены
"Angry Birds" уены
"Аngry Birds" паркына каршы чыгучылар да, аны хуплаучылар да, татар мирасын таныту кирәклеген таный. Алсу Исмәгыйлева: "Аngry Birds" танылган уен. Безнең татар әкиятләре берсе дә балалар мавыгырлык, ата-аналардан акча суырлык брендлар түгел шул. Бәлки аларны башта тиешле дәрәҗәдә PR-лаштырырга кирәктер, аннары шундый парк төзергә дә инвестор табылыр иде әле. Мин татар геройлары булган паркка каршы түгел әлбәттә, мин эзлеклелек яклы”, ди.

Әлегә Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Камыр Батырларны башта татар балалары арасында, аннан соң бөтен дөньяда танытучы компьютер уеннарының ясалуына өметләр аз.

Татар компьютер уеннарының киләчәге бармы?

Татар интернетын яхшы белгән Данил Сәфәров та бу мәсьәләгә пессимистик карашта тора. “Татар әкиятләре нигезендә компьютер уеннары якын арада булмастыр. Чөнки коммерция нигезендә эшләнсә, чыгымнар акланмаячак. Дәүләт яки төрле фондлар моңа алынмастыр дип уйлыйм”, диде ул.

Бу сорауны дәүләт ягына да бирдек. Республика заказы белән эшләнгән “Татар иле” челтәре проектын алып баручы Раил Гатауллин татар компьютер уеннарына булган өметне өзмәде.

Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
“Хәзерге вакытта “Татар иле” проекты кысаларында татарча онлайн уеннар бүлеге ясау планлаштырылган. Бер юнәлеш - җиңелрәк һәм очсызрак юл - булган уеннарның татар телле версияләрен булдыру. Икенче юнәлеш - үзебезнең уеннарны булдыру. Кайсы гына юнәлеш буенча эш алып барылса да, эш балалар өчен файдалы булырга, эрудицияне һәм белемне арттыруга юнәлтелгән булырга тиеш, дип саныйм”, диде ул Азатлыкка.

Югыйсә, татар компьютер уеннарын ясау өчен Татарстанда барысы да бар шикелле. Татар программистлары бар, “Ана теле” онлайн татар телен өйрәтү, “Татар иле” челтәре кебек заманча проектларга хөкүмәт миллионнар бүлеп бирә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, конгрессы бар. Бу тикшеренүебез күрсәткәнчә үз мирасыбызны заманча ысуллар белән танытуга да ихтыяҗ бар. Тик бу эшкә кем алыныр?

Белешмә

"Московкий Комсомолец" газеты хәбәр иткәнчә, Казан шәһәр хакимиятендә 2013 башыннан "Шүрәлеленд", ягъни "Шүрәле иле" дигән, ел әйләнә эшли торган балалар өчен күңел ачу паркын төзү проекты карала. Анда Шүрәле, Бичура, Кыш бабай кебек геройлар булырга тиеш. Туристларга берничә татар сүзен өйрәнергә, татар биюе һәм уеннары белән танышырга, татар ашларын пешереп карарга тәкъдим итмәкчеләр. Әлегә бу проект сөйләшү хәлендә генә.
XS
SM
MD
LG