Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран "уран баетуны" туктатуын белдерде


Иран парламентының интернеттагы сәхифәсе хәбәр итүенчә, Иран "баетылган уранның күләме Тәһрандагы атом реакторы өчен җитәрлек җыелганга бу эшне туктата."

Тәһран әлеге реакторның медицина изотопларын җитештерү өчен кулланылганын белдерде. АКШ һәм тагын берничә ил Иран уранны корал ясау өчен баета, дип саный.

Депутат Хоссейни интернет сәхифәсендә урнаштырган белдерүендә, "Тәһран 20%ка баетылган уранның барысын да реактор өчен ягулыкка әйләндерергә әзер, шуннан соң аның башка максатларда куллану куркынычы бетәчәк", диелгән.

Женевада күптән түгел узган халыкара сөйләшүләр вакытында Иран вәкилләре уран баетуны туктатачакларын белдергән иде, әмма моңа кадәр бу хакта рәсми игълан ителгәне булмады.
XS
SM
MD
LG