Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Сүрия үзендәге химик коралны тыю планын тәкъдим итә


Бүген Сүрия үзендәге химик коралны юк итү планын Һаагта урнашкан Химик коралны тыю оешмасына тәкъдим итә.

Шулай ук бүген Гарәб дәүләтләре лигасы вәкиле һәм БМОның Сүриядәге махсус вәкиле Лаһдар Браһими Истанбулда Сүриянең сөргендәге сәяси фиркасе - Сүрия милли шурасы белән очраша. Браһими аларны Женевада узачак Сүриягә багышланган җыенда катнашырга чакыра. Аның бу тырышлыкларына АКШның Төркиядәге илчесе Роберт Форд кушылды.

Сүрия милли шурасы хакимияттәге Бәшәр Әсад режимы Сүрия халкын газаплауны дәвам иткәндә аның вәкилләре белән тыныч шартларда очрашуны мөмкин түгел, дип саный.

Женева форумының төгәл көне әлегә хәбәр ителми. Әсад вәкилләре һәм Гарәб дәүләтләре лигасы аның 23 ноябрь ачылачагын фаразлый.

XS
SM
MD
LG