Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:14

Коръән тәрҗемәсе һәм Екатерина фәрманы ике мөфтият арасын бозды


Рушан Габбасов 24 октябрьдә Мәскәүдә узган матбугат очрашуында

Рушан Габбасов 24 октябрьдә Мәскәүдә узган матбугат очрашуында

Бу атнада Уфада узган "Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллыгы" дип аталган чарага Русия мөфтиләр шурасы һәм аның рәисе Равил Гайнетдин барудан баш тартты. Рәиснең урынбасары Рушан Габбасов матбугат очрашуы уздырып моның сәбәпләрен аңлатты.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Габбасов 24 октябрьдә Мәскәүдә матбугат очрашуы уздырды. Чараның темасы – Волгоградтагы террор гамәленнән соң актуаль мәсьәлә – ислам диненең террорга карашы. Габбасов журналистларга ислам диненең берничек тә террорны акламавын, мөселманнарның террорчы була алмавын аңлатты.

Шулай ук очрашуда сүз Мәскәүдә мәчет төзелеше турында да барды. Күптән түгел узган гает намазлары янәдән башкалада мәчет җитмәү мәсьәләсен күтәрде.

"Бүгенге көндә Мәскәү җәмигъ мәчетендә актив төзелеш бара. Ул 2015 ел ахырында әзер булачак. Бу бик зур мәчет булачак, Европада иң зур мәчет булып саналачак. Биш катлы, 18 мең квадрат метр мәйданлы бина булачак. Берьюлы 10 мең кеше сыйдыра алачак”, - дип сөйләде Рушан Габбасов.

“Мәскәүдә чыннан да мәчетләр әз. Шуңа күрә бу мәчет бик кирәкле. Әлеге мәсьәләне Мәскәү хакимияте алдында да күтәрәбез. Башкалада яшәгән ике миллион мөселманга әлбәттә дүрт мәчет җитми. Киләчәктә һәр округта берешәр мәчет төзетергә телибез. Бүгенге көндә бу кыен әлбәттә. Чөнки җәмгыять мөселманнар турында начар уйлый”, - ди ул.

Габбасов сүзләренчә, мәчет җитмәү мәсьәләсе идеологик яктан да зыян китерә. "Рәсми гыйбадәтханәләр булмаганга күрә мөселманнар төрле җирләрдә, фатирларда җыелырга мәҗбүр. Аларның кайберсендә радикаль агымнарга җәберләү барырга мөмкин. Аеруча яшьләребезгә дөрес түгел юлдан китү яный. Яңа рәсми мәчетләр бу мәсьәләне хәл итер иде”, - ди ул.

225 ел нәрсәгә тулган?

Габбасов шулай ук ни өчен Русия мөфтиләр шурасының Уфада узган "Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллыгы" дип аталган чарага бармавын аңлатты.

"Бу чараны Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллыгы дип атау дөрес түгел. Екатерина II 225 ел элек "магометаннар мәҗлесе" дигән оешма тудыру турында фәрманга кул куйган. 225 ел – шул оешмага тулырга тиеш. Бик күп вакыт узды, бүген төрле диния нәзарәтләре бар бит. Ләкин Үзәк диния нәзарәте үзен шушы хокукларга ия булучы дип саный. Бу дөрес түгел”, - ди Габбасов.

Шул сәбәпле Равил Гайнетдин дә, Русия мөфтиләр шурасының башка җитәкчеләре дә Уфадагы чараларда катнашмаган. Бары тик шурага кергән Башкортстан диния нәзарәте вәкилләре генә барып, оешманың позициясен җиткергән.

Икенче сәбәп тә бар. "Күптән түгел Коръәннең русчага тәрҗемәсен (Эльмир Кулиев тәрҗемәсе) экстремистик дип таныганда Талгать Таҗетдин ризалыгын белдереп кул куйды. Әлбәттә, Равил Гайнетдин шуннан соң Уфадагы чараларга бармаска булды. Мондый әләк хатларны (Кулиев тәрҗемәсен экстремистик дип танырга чакырган) Роман Силантьев кебек ислам дошманнары яза. Алар без мөселманнар арасында фетнә чыгарырга тели. Үзәк диния нәзарәте вәкилләре исә бу очракта "подписантлар" гына булып калган", - дип сөйләде "Азатлык"ка Рушан Габбасов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG