Accessibility links

Кайнар хәбәр

РИУ 15 еллыгын билгели


Быел Русия ислам университеты үзенең 15 еллыгын билгели. Шул уңайдан 28-29 октябрьдә бәйрәм чаралары узачак. Моннан тыш «Мөселман уку йортларында инновацион технологияләр һәм укыту процессын камилләштерү» дигән халыкара фәнни конференция узачак. Анда Русия, Үзәк Азия һәм гарәп илләре дин белгечләре катнашачак.

Чара кысаларында «Дини белем бирүдә инновацион технологияләр», «Гарәп телен өйрәнүдә заманча алымнар», «Дистанцион укыту: ислам уку йортларында аның тәҗрибәсе» дигән секцияләр каралган. Конференция Болгарга сәяхәт белән тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG