Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Чыңгыз Айтматовның иҗатына багышланган конференция уза


25-26 октябрь көннәрендә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты һәм Татарстан мәдәният министрлыгы "Мәдәниятләр бәйләнеше кысаларында Чыңгыз Айтматовның иҗат дөньясы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Ул Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышлана.

Чыңгыз Айтматов тамырлары Кумара һәм Балтач районы татарларына барып тоташа. 2009 елда Казанда булганда хатыны Мария Айтматова совет чорында язучының әнисе татар булуы турында сөйләнергә ярамаганлыгын әйтеп узган иде.
Айтматов 1928 елның 12 декабрендә Шекер дигән кышлакта партия эшчесе гаиләсендә туа. Чыңгызның әтисе 1937 елны репрессияләнә һәм ул күбрәк әбисе ярдәмендә тәрбияләнә. Гаиләдә кыргыз һәм урыс телендә сөйләшәләр. Һәм Айтматовның ике телдә иҗат итүе дә шуның белән бәйле. Ул әсәрләрен кыргыз телендә яза башлый. Ләкин күпләр аны төрки дөньясы язучысы, ди.

Аның “Җәмилә”, “Гасырдан да озынрак көн”, “Плаха” әсәрләрен заманында йотлыгып укыдылар. Шактый авыр тормышта үскән язучы Үзәк Азия халкы тормышын бөтен дөньяга танытты.
XS
SM
MD
LG