Accessibility links

Казанга кече эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәттәшлекне җайлау өчен АКШ вәкиллеге киләчәк


Татарстанга 30-31 октябрь көннәрендә Дҗордж Мейсон университетының (Виргиния штаты) бизнес һәм фән бәйләнеше департаменты җитәкчесе Кит Сегерсон җитәкчелегендә вәкиллек киләчәк.

Вәкиллек IT-парк, «Химград», инновацион-венчур вакыфында булып тәҗрибә уртаклашачак. Бу хакта “Инновацион икътисад идарәсе татар академиясе” җитәкчесе Илдар Аблаев “Бизнес Online”га белдергән.

“Американ ширкәтләре Татарстан белән уртак ширкәтләр оештырырга уйлыйлар һәм кече, урта бизнес вәкилләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр төземәкчеләр. Бу безнең өчен бик кызык. Әлегә кадәр американ ширкәтләре белән кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә турыдан-туры эшләгән юк иде. Американнар безгә грантлар белән ярдәм итмәкче.”, диде ул.

Киләчәктә Татарстан бизнес вәкилләренең Вашингтонга баруы көтелә.
XS
SM
MD
LG