Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы театры Башкортстанда тамашалар күрсәтә


Чаллы татар дәүләт драма театры зур гастрольләр белән соңгы тапкыр Башкортстанга моннан ике ел элек барган иде. Быелгы иҗат сәфәрен алар 22 октябрьдә Уфа “Нур” татар драма театрында башкорт драматургы Салават Әбүзәр пьесасы буенча куелган комедия белән башлап җибәрде. Әлеге “Хыял”комедиясен Чаллы театры баш режиссеры Фаил Ибраһим сәхнәләштерде.

23 октябрьдә чаллылар Илдар Юзиевның “Гашыйклар тавы”н, 24ендә Рабит Батулланың “Яшь аралаш көлү” драмасын тәкъдим итте. Уфа сәфәренең соңгы көнендә, 25 октябрьдә Надежда Птушкинаның “Кызым кияүгә чыга” чыга комедиясе күрсәтелә. Шушы ук тамаша 26 октябрьдә Салават каласы сәхнәсенә чыгарылачак.

Аннан соң Чаллы артистлары Оренбурга юл алып 27сендә “Кызым кияүгә чыга”ны андагы татарлар хозурына чыгара.

Гастрольләр алдыннан Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов “Уфа тамашачысы белән, “Нур” театры белән багланышларыбыз матур гадәткә керде, бу күренеш алга таба да дәвам итәр” дигән ышанычын белдергән иде.

Театр сезоны кызып барган мәлдә Чаллы сәхнәсе дә буш тормаячак. Бирегә Башкортстанның Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры килүе көтелә. Алар 28 октябрьдә Салават Әбүзәрнең “Гомерлек газап” мелодрамасын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG