Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:20
Министерство Оренбург округының попечителенә телеграмма җибәреп, рус хәрефләре белән укытуны мөселман мәктәпләренә кертү мәҗбүри булмаячагын белдерде. Моңа ышанып "инде котылдык" дип рәхәтләнеп тыныч ятарга ярыймы?

Моның җавабын хәзерге Финляндия вакыйгалары бик яхшы күрсәтәдер. Финляндия мәмләкәте Русиягә кушылган вакытта, үзенең эчке эшләренең җөмләсенең (барчасының) үз кулында булуын шарт иткән иде. Бу шарт буенча Финляндия мәмләкәте аерым бер идарәгә, аерым гаскәр, аерым хәзинә, акча вә низамнарга ия иде. Финляндиядәге рус чиновникларының хезмәте фәкать бу тарафларда Русия зарарына берәр эш эшләмәнсен вә Финляндия хөкүмәте чит падишаһлыклар илә эш йөртә алмасын, дип карап торудан гына гыйбарәт иде.

Ләкин Русиянең комсыз бюрократиясе үз кул астындагы мондый хөр, якты вә бәхетле бер почмакның булуын эстәмәде (теләмәде), аны да йотмакчы булды вә ошбу фикер белән Финляндиянең гаскәрен бетерде, акча вә почтасын үз кулына алды, Финляндияне Русия низамнарына иярүче итә башлады. Хөр Финляндия бетәчәк иде...

Ләкин фин халкы: “Без итагатьле милләт, башка кавемнәр чуалганда да без тугры гражданнар булып калдык”, дип мактана торган өч йөз илле еллык бер җансыз җәсәд түгелдер. Бәлки үз миллият, үз хөрриятен һәр нәрсәдән мөкатдәс санап, аны химая (саклау) өчен җанын фида кылырга хазир бер милләттер. Шул сәбәпле алар залимнәргә каршы корал күтәрделәр, тимер юлларны үз кулларына алдылар, Финляндиядәге җөмлә (барча) рус чиновникларын ябып куеп, үзләренең хөрриятләре өчен соңгы тамчы каннарына кадәр сугышырга хазир икәнлекләрен белдерделәр. Русия хөкүмәте финларның җөмлә таләпләрен кабул итеп, аларның хокукларын үзләренә кайтарырга мәҗбүр булды. Чөнки меңләрчә фин фидакарьләре (үз-үзен аямаучылары) Петербургка кул сузарга хазир тора иделәр.

Финяндия янәдән хөр Финляндия булды. Финнар тынычландылар вә бик начар иттеләр. Русия хөкүмәтенең һичбер нәрсәсе гадәләт үзәренә бина кылмаенча (гаделлеккә нигезләнмичә), фәкать куәткә генә бина кылынмыштыр. Шул сәбәпле Япон сугышы бетеп хөкүмәт бераз хәл алгач та Финляндиянең хокукларын янәдән тартып алырга тотынды.

Ошбу көннәрдә игълан кылынмыш хәбәрләргә күрә, Финляндия хөкүмәте Финляндиядә качып яткан рус гражданнарын Русия чиновникларының беренче таләпләреннән соң ук тотып Русия полициясенә тапшырырга мәҗбүр ителмештер.

Бәлки, бу әһәмиятле нәрсә түгел, моның өчен зур тавыш күтәрергә кирәкми, дип фин милләте моңа риза булырлар. Ләкин озак үтмәс, Русия финнарның башка хокукларын да ала башлар. Фин халкы үзләре дә сизмәенчә акрын-акрын Русия кулына керә башларлар.

Ошбуның өчендер ки, хәзер фин матбугатының бер өлеше халыкны Русиягә каршы хәзерли вә Русиядән үзләрен саклау өчен финнарга милли бер фин гаскәре кирәк дип язадыр.

Бер милләтнең миллият вә хөрриятен югалту кеби эшләр һич вакытта кинәт эшләнми, бәлки көз көннәрендә саргаеп берәм-берәм коелган яфраклар кеби, аларның хокукын сиздермәстән акрын-акрын алу белән генә эшләнәдер.

Хөкүмәт мөселманнарның әлифбасын кинәт бетерү мөмкин түгел икәнен аңлады да хәзер акрынлап мөселманнарга башка яклардан керү юлына тотыначактыр.
Моны хәтердә тоту һәр мөселманның вазифасыдыр.

"Вакыт", 1906 ел, №102
XS
SM
MD
LG