Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыңгыз Айтматов иҗатына татар әсәре йогынты ясаган


Чыңгыз Айтматовның 85 еллыгына башгышланган конференция. Казан федераль университеты, 25 октябрь
Чыңгыз Айтматовның 85 еллыгына башгышланган конференция. Казан федераль университеты, 25 октябрь

25-26 октябрьдә Казан федераль университетында дөньякүләм танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның 85 еллыгына башгышланган конференция узды.

Бу елның 12 декабрендә әнисе ягыннан татар булган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовка 85 яшь тулган булыр иде. Ул 2008 елның июнендә вафат булды. Язучының юбилее уңаеннан бу көннәрдә төрле урыннарда, шул исәптән Татарстанда да төрле чаралар уздырыла.

25-26 октябрьдә Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институтында аңа багышлап конференция узды. Конференциянең беренче көнендә Айтматовның иҗаты, аның әнисе ягыннан татар тамырлары, әнисенең тормыш юлы игътибарга алынды.

Чынгыз Айтматов кыргыз, рус телләрендә иҗат иткән язучы. “Айтматов беренче чиратта кыргыз язучысы, әмма шул ук вакытта ул бөтен кешелекнеке. Аның иҗаты һуманлык идеяләренә нигезләнгән”, диелде конференциядә.

Чыңгыз Айтматов әсәрләпеннән кинолар төшерелде. Ул дөнья күләмендә танылган, Үзәк Азия халкы тормышын бөтен дөньяга таныткан язучы буларак билгеле. 2008 елның ахырында төрки телле илләр мәдәният министрлары шурасы тарафыннан ул Нобель премиясенә тәкъдим ителергә планлаштырыла, әмма язучы тиздән вафат була.

"Казакъ кызы" очрамаса нинди язучы булыр идем"

Аның әсәрләре дөньяның йөз сиксәнләп теленә тәрҗемә ителгән. Күп кенә әсәрләренең татарча тәрҗемәләре дә бар. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Айтматовка язучы буларак формалашуга татар әдәбияты да йогынты ясаганын әйтте:

Чыңгыз Айтматов
Чыңгыз Айтматов
"Чыңгыз Айтматов татар әдәбияты белән кечкенәдән диярлек таныш булган. Аеруча ул Галимҗан Ибраһимовның "Казакъ кызы" әсәренә мөккиббән китә иде. Миңа аның хәтта: "Казакъ кызы" дип язылган булса да, бу кыргыз тормышы. Әгәр дә бу әсәр булмаса, әгәр дә ул миңа яшь чагымда очрамаган булса, нинди язучы булган булыр идем, белмим, дип әйткәне булды", дип сөйләде Ренат Харис.

Чыңгыз Айтматов әнисе ягыннан татар тамырлы. Аның әнисе Нәгыймә ханым чыгышы белән Кукмарадан булган сәүдәгәр Хәмзә Абдувәлиевның кызы. Сәүдәгәр XIX гасырда Кыргызстанга барып урнаша. Анда татар кызына өйләнә. Чыңгыз Айтматовның бертуган сеңлесе Роза ханым Айтматова конференциядә үзләренең нәселенең әлеге татар тарихын сөйләде:

"XIX гасырның 80-90 елларында тумышы белән Кукмараның Мәчкәрә авылыннан булган сәүдәгәр Хәмзә Абдувәлиев Бөек Ефәк юлынан сәяхәт итү нияте белән Оренбурдан Колҗага юл тота. Бару юлында кәрван Ыссык-күлдә туктый. Анда Аксу дигән бик матур урын бар. Хәмзә Ыссык-күл, Аксуны күреп, бик ошата һәм шуннан китмәскә карар кыла, Ыссык-күлдә кала.

"Караколны төзүдә бик күп татар катнашкан"

Кыргызстанда ул вакытта Каракол шәһәре төзелә торган булган. Караколны төзүдә бик күп татарлар, үзбәкләр, кытайлар катнашкан. Чөнки кыргызлар ул вакытта тауларда терлекчелек белән генә шөгыльләнгән. Хәмзә шушы шәһәрне төзүчеләренең берсе булган. Ул җирле халык белән яхшы аралашкан, аларның ихтыяҗын өйрәнгән, сәүдәсен булдырган. Хәмзә укымышлы булган, рус телен әйбәт белгән, динне дә. Дини татар гаиләсеннән булган, Газизә исемле кызга өйләнгән. Аны Омскидан, диләр. Алар бик матур гаилә төзи, сигез балалары була.

Бөтен балалар да башта татар мәдрәсәсендә, аннары рус мәктәпләрендә укыган. Безнең әни Каракол шәһәренең рус гимназиясендә белем алган. Ә иң өлкән уллары Франциядә дә укыган. Әмма төп эшләре аларның бизнес булган. Совет хакимияте килеп, әлбәттә, аларны бөтен нәрсәдән мәхрүм иткән. Алар гомерләрен саклап калу өчен качарга мәҗбүр булган.

Роза Айтматова
Роза Айтматова
Безнең әни, Нәгыймә, гаиләдә җиденче бала булган. Алар әти белән бик матур гаилә төзегән. Алар бер-берсен ихластан хөрмәт иткән, яраткан, барлыгы дүрт балалары булды. Чынгыз – иң олысы, мин – төпчеге. Әти Мәскәүдә кызыл профессура институтында укыган, 1937 елда аны кулга алырга тиеш булганнар. Әнине дә кулга алмасыннар өчен ул гаиләсен ераккарак җибәрергә мәҗбүр булган.

Әти гаиләсен туган ягына Кыргызстанга, Шекер авылына җибәрә. Ә Шекергә кадәр тимер юлдан Маймак станциясе аша барырга кирәк. Күрәмсең, Маймак Чыңгызның шулкадәр исендә калган, ул аның бөтен әсәрләрендә дә бар. Миңа ул вакытта биш ай булган. Алга таба инде сугыш башлана, әнине эшкә алмаган, эзәрлекләгән чаклар була.

Әмма әни беркайчан да ризасызлык белдерми иде. "Аллаһ биргән икән, димәк мин моны үтәргә тиеш", ди иде ул. Миңа калса, бу сыйфаты аңа тормышта бик ярдәм иткән. Без бер генә урамы булган авылда тордык, әни шушы колхозда бухгалтер булып эшләде. Аны башка милләт кешесе, "халык дошманы" хатыны булуына карамастан авыл халкы хөрмәт итә иде. Туганнары белән дә ул элемтәгә керә алмады. Бер абыйсын атканнар, икенчесе сугышта үлгән, өченчесе сугыштан яраланып, кайтып үлгән. Кыз туганнары да үлгәннәр, ул бер үзе калды.

Чыңгызга йогынты ясый иде ул, алар бергәләшеп киңәшләшәләр иде. Чыңгыз техникумны тәмамлагач, әнигә: "Мин башка укымыйм, эшкә керәм. Сыер алырбыз, өй тезербез", дип әйтте. Аларның бу сөйләшүен мин үзем ишеттем. "Улым, без түзәрбез, иң мөһиме син югары белем ал. Сезгә профессионал булырга кирәк. Мөмкинлек бар икән, кереп укы. Ә калган балалар сиңа иярерләр. Укуыңны өзсәң, армиягә алачаклар, аннары уку теләгең дә сүнәчәк", диде аңа әни. Ягъни, ул шундый акыллы киңәшләр бирә иде, алар, әлбәттә, бик зур роль уйнады", дип сөйләде чарада Роза Айтматова.
XS
SM
MD
LG