Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 11 ел элек булган Дубровка фаҗигасен искә алалар


Мәскәүдә Дубровка театрында тамашачыларны тотык алу фаҗигасен искә алу чаралары үтә.

Театр янында матәм җыены вакытыннан соң һавага 130 шар очыртыла. Террор гамәлендә шул кадәр кеше һәлак булган, дип санала. Аларның унысы балалар иде. Чарада берничә сәяси партия вәкилләре дә катнаша.

2002 елның 23 октябрендә "Норд-Ост" мюзиклы барганда террорчылар 912 кешене тотык итеп алды һәм аларны өч көн театрда тотты. Хакимиятләр аларны азат иткәндә газ кулланды. Нинди газ кулланылганы әле дә сер итеп саклана.

Британия ватандашы Наталья Пелевина фаҗигага багышлап театр әсәре иҗат итте, әмма Русиядә аны сәхнәгә куюдан баш тарттылар.
XS
SM
MD
LG