Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар Навальные" "Татарстан корпорациясе" серләрен ача


Татарстан рәсмиләре коррупциягә каршы көрәш барышын тикшерә
Татарстан рәсмиләре коррупциягә каршы көрәш барышын тикшерә

Бу айда гына оешкан "Антикоррупция" оешмасы эшен бик актив башлап җибәрде. Аның җитәкчесе 15 унитар оешмадагы канун бозулар турында 66 шикаять юллаган.

Бу хакта оешманың җитәкчесе Тимур Тимуршинның livejournal блогында күләмле мәкалә басылып чыкты. Ул "Татарстан корпорациясенә ревизия яисә унитар оешмаларның маҗаралары" дип атала.

Анда блогер Тимуршин дәүләт катнашы булган коммерция оешмаларында булган җитешсезлекләр хакында яза. Ул, дәүләт һәм социаль мәнфәгатьләрне кайгыртырга тиешле бу оешмалар чынлыкта бюджеттан акча суыру өчен кулланыла, дип яза.

10 миллионны балык ашап бетергәнме?

Мисал итеп ул балык үрчетү өчен җир һәм милек министрлыгы тарафыннан оештырылган “Татрыбхоз” дәүләт унитар оешмасын китерә. Аңа “Татфондбанк”та 12 миллион сумлык кредит бирелгән булган.

Блогер Тимур Тимуршин
Блогер Тимур Тимуршин
Проект нигезендә Балык Бистәсе районында балык үрчетү корылмасы төзелергә тиеш булган. Кредит акчасыннан 10 миллион сум шундук үрчетү өчен вак балык алу һәм аларны ашатырга азык сатып алу өчен дигән максатка тотылган булган.

Ә балык үрчетү корылмасы һаман да салынмаган. Тагын 2 миллион сум “Океан” кибетләрен ремонтлау һәм аларга иң заманча җиһазлар сатып алуга тотылган икән. Әмма бу кибетләр, хакимиятләр игълан иткән заманча дәрәҗәдә эшли башламады.

Казанда “Океан” кибетен ачуга Русиянең балык тоту комитеты түрәсе дә килгән иде һәм аларда арзан бәядән иң затлы балыклар, яңа тотылган балыктан иң тәмле ашлар пешереп бирү турында вәгъдәләр биргән иде. Әмма ничә ел үтүгә бу сүзләр чынга ашмады, ә акчалар таралып бетте. Бу фактларны ябык ишекләр артында үткән утырышта Татарстан президенты идарәсендәге коррупциягә каршы комитет җитәкчесе Марс Бәдретдинов үзенең хисабында тәкъдим иткән булган. Аның нотыгы “Бизнес онлайн” сәхифәсендә дә басылды.

Өстәге яклаучың кем?

Коррупциягә каршы оешма җитәкчесе Тимуршин бу факталарны китереп өстәмә мәгълүматлар белән дә таныштыра.

Әлеге җинаятьләрне кылу өстән яклаучы булганда гына мөмкин дип әйтә Тимуршин. Шуңа әлеге унитар оешмаларга канун кушканча бәйге нигезендә түгел, ә дәүләт оешмасы күрсәтмәсе белән ышанчылы үз кешеләр билгеләнә дип яза блогер.

Аннан соң ул кеше өч ел саен аттестация үтәргә тиеш. Ә теге яки бу җитәкчене билгеләгән очракта да бу карарлар киңкүләм мәгълүмат чараларында басылырга тиеш. Шулай ук еш кына федерал, муниципал оешмаларда теге яки бу хезмәтне күрсәтү турында кануннар бозыла, әлеге төр оешмаларны юк итү таләпләре дә үтәлми.

Җитәкчесе дә шул, юк итүче дә шул, тик җавап бирүче юк

Тимуршин Казан медицина оешмаларын дарулар, җиһазлар белән тәэмин итәргә тиеш булган “Медснаб” унитар оешмасын мисал итеп китерә. 2002 елда ачылган әлеге оешманы Ринат Нәбиев исемле кеше җитәкләгән. 2013 елда оешманы ябу карары чыккан, бу эшләрне башкару комиссиясен дә шул ук кеше җитәкли булып чыга.

Шулай ук канун унитар оешма җитәкчесенә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, башка ширкәтләрне оештырырга рөхсәт итми, әмма Тимуршин мәгълүматларына караганда, әлеге Ринат Нәбиев Казандагы күчемсез милек оешмасы, Балтачтагы дарулар сату ширкәте һәм тагын берничә коммерция оешмасын гамәлгә куючы булып тора.

3 ай элек ябылырга тиешле "Медснаб" оешмасы белән хат алышу тарихы
3 ай элек ябылырга тиешле "Медснаб" оешмасы белән хат алышу тарихы
Казан шәһәр хакимиятләре үз карарларын бозып, оешманы юк итү турындагы рәсми документта “Медснаб” оешмасын юк итүның рәсми сәбәбе аталмый һәм иң кызыгы, оешмадан калган милекне куллану тәртибе дә билгеләнми. Югыйсә ул бит дәүләт милке. Шуның өстәвенә рәсми төстә 1 августа ябылырга тиешле әлеге оешма хәзергәчә эшен дәвам итә. Тимуршин волонтерлары бер табиб өчен җиһазлар сатып алырга телибез дигән булып әлеге ширкәт белән сөйләшүләр алып барган. Блогер хатларны үзенең сәхифәсендә бастырып чыгарды.

Канун бозулар ачыктан-ачык эшләнә

Тимуршинның дәүләт оешмаларында шымчылары да юк, диварлар аша күрү сәләте дә юк. Ул теге яки бу оешма турында мәгълүматларны юридик затлар турындагы дәүләт реестрыннан һәм башка ачык чыганаклардан ала. Ягъни бу гамәлләр ачыктан-ачык рәвештә башкарыла.

Блогер үзенең волонтер дуслары белән барлыгы 15 дәүләт унитар оешмасын тикшереп чыгуын әйтә. Аларда табылган җитешсезлекләр турында прокуратура, монополиягә каршы федерал хезмәтнең Татарстан идарәсенә һәм башка оешмаларга барлыгы 66 шикаять юллаган. Бу хакта Тимуршин үзенең блогында хәбәр итте.

Шикаятьләрдә сүз “Таттехмедфарм”, “Татгражданпроект”, “Казгорсвет”, “Татрыбхоз”, “Муниципаль торак программалары дирекциясе”, “Дәүләт заказын үтәүче, төбәкара элемтәләр һәм инвестицияләр белән шөгыльләнүче республика агентлыгы”, “Фәнни-техник мәгълүмат үзәге”, “Новация һәм инвестиция үзәге агросәнәгать республика үзәге” һәм башка федераль, дәүләт, муниципаль унитар оешмалар бар.

Республиканың җир һәм милек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 300гә якын унитар оешма бар. Шуңа “Антикоррупция” оешмасына эш җитәрлек дип яза Тимуршин.
XS
SM
MD
LG