Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда балалар бакчасына түләү артуга каршы хәрәкәт башланды


Урам җыенындагы шигарләр
Урам җыенындагы шигарләр

1 гыйнвардан балалар бакчасына йөргән сабыйлар өчен түләүләрнең ике тапкыр артуы көтелә. Моңа каршылык йөзеннән Чаллыда урам җыены узды. Җыенда хакимияткә киләчәктә сез халыкны тагын да хәерчелеккә төшерәсез дигән сүзләр әйтелде.

Урам җыены шимбә көн 11 сәгатькә билгеләнгән иде. Яңгыр явып торуга да карамастан, йөзләгән яшь гаилә кешеләрен, бакчаларга йөрүче балаларын алып килүчеләрне күрергә туры килде. Җыен барышында Чаллыда яшәүчеләрнең балалар бакчаларында түләүләрнең кискен артуы уңаеннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев, Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимовка мөрәҗәгать булуы әйтелде. Анда "Русиянең мәгариф турындагы кануны"на нигезләнгән 273нче санлы федераль кануны буенча, 2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләүләрнең артуы турында әйтелә. Моңарчы уртача түләү 1500 сум булса, алдагы елда бу бәяләрнең 2500-4000 сум булу ихтималын да әйттеләр. Чаллы хакимияте бәяләрнең болай артуын балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрнең хезмәт хакларын арттыру белән бәйли икән.

Урам җыенында балалар да катнашты
Урам җыенында балалар да катнашты
"Без тәрбиячеләрнең хезмәт хакларын арттыруын хуплыйбыз, алар моңа лаеклы. Ләкин аларның хезмәт хаклары нигә казна хисабына артмый, бу артуны әти-әниләр җилкәсенә салалар. Безгә түләү артканнан соң беркадәр компенсация түләнәчәк диләр. Ләкин бит аны барлык гаиләләр дә ала алмаячак, моның өчен тагын исәбе-хисабы булмаган белешмәләр җыярга, очы-кырые күренмәгән чиратлар торырга туры киләчәк. Безгә мондый подачка-хәерләр кирәк түгел. Акылыгызга килегез! Сез безне хәерчелеккә этәрәсез! Мондый түләүләрне яшь гаиләләр күтәрә алмаячак. Бу гаиләләрдә күп әниләр йөкле хәлдә, бик күпләре ипотека түли. Әтиләрнең дә хезмәт хаклары ташка үлчим. Ялгыз әниләр дә күп. Киләчәктә балалар бакчалары акчалары күп булган кешеләр өчен генә булачак. Шуңа, хакимият үз халкы ягына басарга, бәяләр артуына юл куймаска тиеш", диелә мөрәҗәгатьтә.

Марат Латыйпов чыгыш ясый
Марат Латыйпов чыгыш ясый
Җыенда беренче булып журналист Алсу Газизова чыгыш ясады. Аннан соң - активист Марат Латыйпов. "Балаларга акча юк. Русия нефть, газ чыгаруда беренче урында тора. Ул акчалар кая китә? Дөньяда күрелмәгән акчалар түгеп Универсиада уздырылды. Тагын да дөньяда күрелмәгән Олимпиада уздырырга җыеналар.

Путин хакимияткә килгәннән соң өч триллион долларлык нефть сатылган. Әгәр бу акчаларны яңа туган сабыйлардан алып барлык олы яшьтәге кешеләргә дә бүлсәң һәркайсына 600 мең сум акча туры килә. Өч кешелек гаилә ике миллион сумга якын акча алыр иде. Ләкин Русия халкы моны күрми, белми. Халыкны узган сайлау вакытында "Бердәм Русия"гә тавыш бирде диләр. Монда килүчеләр тавыш бирдеме, кул күтәрегез. Алдагы сайлауда "Бердәм Русия" вәгъдәләренә ышанмагыз! Алар алга таба да халыкны хәерчелеккә төшерү юлында эшләячәк”, дип белдерде Марат Латыйпов. "Бердәм Русия"гә тавыш бирдем дип кул күтәрүче күренмәде.

Шушы һәм башкалар чыгышыннан соң без әлеге җыенга килгән активист Рушан Вәлиуллин һәм "Азатлык" яшьләре берлегенең идарә әгъзасы Дамир Шәйхетдин фикерләрен дә белдек.
Чаллыда урам җыены
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

Җыенның азагы үзенчәлекле булды: ул бирегә килгән яшь гаиләләрнең бердәм булып түгәрәккә басулары белән тәмамланды.

Балалар бакчалары өчен түләүләрнең кискен артуына каршы алга таба да каршылык чараларының булачагы, шушы уңайдан имзалар җыю дәвам ителәчәге әйтелде.

Урам җыенында балалар да катнашты
Урам җыенында балалар да катнашты
XS
SM
MD
LG