Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларны да рәнҗеткән Жириновскийдан Төньяк Кавказ үч алмакчы


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

Владимир Жириновскийның Төньяк Кавказда балалар тудыруны чикләү турындагы сүзләрен экстремизмга тикшерергә мөмкиннәр. Заманында ул татарларны да Монголиягә сөрергә чакырган иде.

Русия телевидениесенең "Поединок" тапшыруында ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновскийның Төньяк Каказда халык саны артуны контрольдә тотарга һәм бер-икедән дә күбрәк бала тудыручы гаиләләргә штраф салырга чакырган сүзләре җәмәгатьчелектә шактый шау-шу тудырды. Шулай ук депутат Төньяк Кавказны тимерчыбык белән уратып алырга да тәкъдим итте.

Аның әлеге фикерләре Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны чыгырыннан чыгарды һәм ул мондый "фашистик" сүзләр сөйләүче җавапсыз кешегә дәүләти мөһим эшләр йөкләүләренә аптыравын белдерде.

ЛДПРның Чечнядагы бүлеге вәкилләре инде бу фиркадән чыгуларын әйтте. Аның рәисе Адлан Шамсадов сүзләренчә, юридик яктан бүлек эшләсә дә, чынлыкта ул эшен туктаткан.

“Юридик яктан без Чечнядагы бүлекне тарката алмыйбыз икән”, диде ул.

Гаджимет Сәфәралиев
Гаджимет Сәфәралиев
Бүген исә Русия Дәүләт думасының милләтләр эшләре комитеты башлыгы Гаджимет Сәфәралиев Жириновскийның әлеге белдерүләрен тикшерүне сорап Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать итәчәген әйтте.

“Мин Жириновскийның ул сүзләре экстремистлыкка керү-кермәүне тикшерүне сорап сишәмбе прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкмен, әгәр без уңай җавап алсак, җинаять эшен ачуны таләп итәчәкбез”, диде ул.

Сәфәралиев сүзләренчә, хәзер баш прокурорга мөрәҗәгатькә имза җыю эше бара һәм бу хәрәкәткә Русиянең башка төбәк вәкилләре дә кушылган. Алар арасында Татарстан яки Башкортстан кебек милли республика вәкилләре барлыгы-юклыгы билгеле түгел, әмма татарлар арасында Жириновскийга рәнҗү инде күптәннән килә.

2002 елда ул татарларны Монголиягә сөрергә кирәк, сифилистан үлеп кырылып бетсеннәр һәм шулай ул “Татарский язык забудьте, бүдете говорить на нем только на кухне, а вот полковник КГБ будет вашим президентом” дип тә белдергән иде. Соңрак Жириновскийның Казанга килүе вакытында аңа чи йомырка атучылар да булды. Ләкин татарлар шуннан ары уза алмады.

Ә менә Төньяк Кавказ халкы эшне алай гына калдырырга җыенмый.

Рәүф Ибраһимов
Рәүф Ибраһимов
Татар милли хәрәкәте вәкиле Рәүф Ибраһимов моны халыкның холкы төрлелеге белән аңлата.

“Кавказ яклары менталитеты татарныкыннан үзгә. Алар кызып китүчән халык һәм андый мыскыллауга реакцияне бик тиз бирә. Татарлар озаграк уйларга ярата, аннары нәтиҗә ясаганда да бик кискен әйтергә тырышмый. Әмма безнең фикер белән Кавказ халкының фикере арасында зур аерма юк дип уйлыйм, чөнки Монголиягә җибәрү яисә балалар тудыруны чикләү турындагы сүзләр барысы да геноцидка керә. Жириновский бүгенге көндә Кремльдә, хакимияттә торучы кешеләрнең фикерләрен алданрак һәм ачыграк әйтүче кеше”, ди Ибраһимов.

Ибраһимов бу мәсьәләдә күпмедер тавыш булыр, әмма бер сылтау табып моны йомып куярлар һәм Жириновскийга бернинди җәза да булмас дип саный.

"Аның кебек әйтеп торучы кешеләрне кирәк дип санамасалар, әллә кайчан эшеннән куарлар иде, чөнки моның өчен сәбәпләр инде күп булды", ди ул.

Русия телевидениесенең "Поединок" тапшыруыннан өзек:
XS
SM
MD
LG