Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ислам институты 15 еллыгын билгели


Русия ислам институтының юбилеена багышланган чара барышы
Русия ислам институтының юбилеена багышланган чара барышы

28-29 октябрьдә Казанда Русия ислам институтының юбилеена багышланган чаралар уза.

Институтның унбиш еллык һәм институтта эшләп килүче Коръән хафизларын әзерләү үзәгенең ун еллык юбилеена багышлап бу көннәрдә Казанда "Студентларның VII мөселман халыклары мәдәнияте һәм үзешчән кино фестивале", "Изге Коръән хафизлары тормышынды уртачалык" форумы, "Ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча VI бөтенрусия олимпиадасы” кебек чаралар уза.

Алар 28 октябрьдә Русия ислам институтының үз бинасында тантаналы рәвештә башланып китте. Мәскәүдәге Ислам цивилизациясе институты җитәкчесе Сәид Камилев тантанада чыгыш ясап, Русия ислам институтының коммунистик режимнан соң мөселман мәгарифен торгызуда алдынгы роль үтәвен билгеләде:

"Русиянең күп санлы халкы алласызлык дәүләтендә яшәгән, дин бөтен җәмгыять өчен кирәксез эш дип игълан ителгән тулы бер тарихи дәвердән безне нибары 22 ел аера. Элекке коммунистик режимның авыр мирасының берсе булып дәүләтнең дингә карата тоталь сугышының көенечле нәтиҗәсе тора. Аеруча да көчле зыянны мөселман мәгариф системы күрде. Элекке Советлар берлегендә ул тулаем җимерелгән иде.

Сәид Камилев
Сәид Камилев
Шуңа күрә бу дәүләт мөселманнары үз имамнарыннан мәхрүм калды. Яңа Русия дәүләте исә бөтен көчен традицион ислам мәгарифен торгызуга юнәлдерде һәм юнәлдерүен дәвам итә. Һәм ислам мәгарифен торгызуда алдынгы рольне Русия ислам университеты уйный”, дип сөйләде Сәид Кәмилев чыгышында.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов бүгенге көндә дин әһелләрен әзерләү генә түгел, ә мөселман интеллигенциясе катламын булдыру кирәклеген ассызыклады:

"Туксанынчы еллар ахырында Русия ислам университетының барлыкка килүе дәүләт белән ислам арасында мөнәсәбәтләр төзелүенең яңа этабы булды. Нәкъ шушы дәвердә диннән, Русия мөселманнары тарафыннан күп гасырлар дәвамында барлыкка китерелгән традицияләр йогынтысыннан аерылгысыз булган рухи һәм иҗтимагый-сәяси тормышны кайтаруга шартлар тудыру кирәклеген төгәл аңлау барлыкка килде. Бүген, дөрестән дә, Русия җәмгыятендә дөрес юнәлеш таба алган, күп динле җәмгыятьнең ихтыяҗларын, үзенчәлекләрен аңлаган мөселман дин әһелләрен әзерләргә кирәк.

Кичәдә киемнәр дә тәкъдим ителде
Кичәдә киемнәр дә тәкъдим ителде
Мөселман уку йортлары, аеруча да югары уку йортлары төп бурычны үтәргә – югары белемле дин әһеллләрен чыгарырга тиеш. Әмма шунысы көн кебек ачык: бүгенге шартларда югары уку йортлары моның белән генә чикләнә алмый. Шуңа күрә алар алдында мөселман зыялыларын һәм дин белгечләрен әзерләү бурычы тора. Җәмгыятьтә ислам турында объектив мәгълүмат йөртеп, исламга каршы карашларның таралуын чикли алырлык, толерант мөнәсәбәтләрнең үсешенә ярдәм итүче зыялылар катламы булырга тиеш”, - диде Энгел Фәттахов.

Тантаналы ачылыштан соң студентларның VII мөселман халыклары мәдәнияте һәм үзешчән кино фестивале кысаларында төрле мөселман халыклары мәдәниятен чагылдыручы киемнәр, әйберләр тәкъдим ителде, үзешчән рәвештә ясалган кинолар күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG