Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босфор бугазы астында тимер юлы ачыла


Истанбулда шәһәрне Европа һәм Азиягә бүлүче Босфор бугазы астында беренче тимер юлы ачыла. Көненә бу юлдан миллион ярым кеше үтәр, дип фаразлана.

Җир асты тимер юлының озынлыгы 13 чакрым 600 метр, аның 1.5 чакрымы бугаз астыннан үтә. Юлның иң тирән урыннары җир астында 55 метр тирәнлектә урнашкан.

Ике як арасында хәрәкәтне тизләтер өчен ясалган әлеге юл Рәҗәп Таййип Эрдоган хөкүмәте планлаштырган зур проектларның берсе. Андый юл салу идеясы инде бер гасыр элек туган иде.
XS
SM
MD
LG