Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:33

"КФУның журналистика бүлеген таркату хәбәрләре дөреслеккә туры килми"


Васил Гарифуллин

Васил Гарифуллин

Кайбер мәгълүмат чаралары КФУның Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институтындагы журналистика бүлеге таркалачак, журналистлар Филология һәм сәнгать институтына китәчәк, аерым Югары телевидение мәктәбе булдырылачак дип язып чыкты. Татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе Васил Гарифуллин бу хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәвен белдерә.

Гарифуллин фикеренчә, журналистлар социологлар белән бергә бер институтта калачак, Югары телевидение мәктәбе дә журналистика бүлеге эчендә оештырылачак. Галим Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Журналистика бүлеге икегә бүленә, аерым Югары телевидение мәктәбе булдырыла дигән хәбәрләргә ни диярсез?

– Бу хәбәрләрнең бер өлеше генә дөреслеккә туры килә, мәктәп оештырыла. Югары телевидение мәктәбен булдыру идеясе күптәннән йөри иде. Моның өчен башта университетның "УниверТВ" каналы белән хезмәттәшлектә тәҗрибә туплауга нигезләнгән телевидение кафедрасы ачылды. Хәзер шуның нигезендә Югары телевидение мәктәбе ачу турында карар кабул ителде. Ләкин бу журналистика белгечлеге бүлгәләнә һәм аерыла дигән сүз түгел. Югары телевидение мәктәбе барыбер безнең институттагы журналистика бүлеге эчендә эшләячәк. Мин моны үзем белгечләр эзерләүгә игътибарны арттыру, матди-техник базаны ныгыту өчен эшләнә торган әйбер дип аңлыйм.

Структура үзгәрешләре әледән-әле булып тора. Без бер урында гына таптанып торырга тиеш түгел. Элек факультет иде, менә хәзер бер институт буларак эшлибез. Институтка әверелгәч тә күпмедер үзгәрешләр булды, телевидение кафедрасы ачылды, "УниверТВ" белән ныграк эшли башладык. Шул ук вакытта студентларга белем бирү, фән белән шөгыльләнүгә килсәк, әллә нәрсә үзгәрмәде. Структура үзгәрешләре фәнни белем бирүдә дә зур үзгәрешләргә китерә дигән сүз түгел әле ул.

Яңа фәрманда журналистика җәмгыять турындагы фәннәр төркеменә кертелгән
Журналистлар киләчәктә филологлар белән бергә булачак дигән сүзләр дә таралды. Дөрес, элек андый тәҗрибә булган. Мин, мисал өчен, үзем филфак эчендәге журналистика бүлеген бетердем. Күп кенә югары уку йортларында журналистика филологиянең белгечлеге булып исәпләнә. Журналистлар фәнни хезмәт яклый икән, алар филология фәннәре кандидатлары, филология фәннәре докторлары дәрәҗәсе ала.

Әле күптән түгел генә Русия мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы нигезендә белгечлекләр яңа төркемчәләргә берләштерелде. Аның нигезендә журналистика элекке кебек һуманитар фәннәр эчендә түгел, ә җәмгыять турындагы фәннәр төркеменә кертелгән. Гади генә әйтсәк, социологлар белән бергә. Һуманитар фәннәргә исә филологлар, тарихчылар белән бергә фәлсәфәчеләр дә кертелгән. Бу хәл үзе үк Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институтында журналистларның социологлар белән бергә белем алуы һәм бергә эшләвенең нигезле булуын күрсәтә. Журналист кеше бүген җәмгыять, сәясәт, социаль өлкәләр белән тыгыз бәйләнештә тора.

Имеш-мимешләр тарату, бәхәсләр куерту һәм котыртып сөйләүләр, минемчә, нигезле һәм кирәкле әйбер түгел. Үзгәрешләр һәм берләштерүләр университетта һаман булып тора. Әле күптән түгел генә Турих институты белән Көнчыгыш телләр институтын бергә кушып куйдылар. Бу яңалыкка карата бернинди шау-шу да, бәхәсләр дә куермады.

Ә безнең журналистлар тирәсендә нигезле булмаган хәбәрләр тарала һәм бәхәсләр куера. Без ничек укыткан шулай укытабыз һәм аның сыйфатын яхшырту турында гына эшләргә кирәк.

– Татар журналистикасы белгечләрен әзерләү үзгәме?

– Әлбәттә. Бездә татар журналистлары әзерләүнең 50 еллык традициясе бар. Татар белгечләре әзерләү тарих-филология факультетында башланып китә. Без элегрәк татар филологиясе һәм тарихы факультеты белән бик тыгыз элемтәдә эшли һәм яши идек. Уртак проектларыбыз бар иде. Хәзер исә беркадәр аерымрак һәм бу безне борчый, чөнки бер-беребездән ерак биналарга урнашканбыз. Безгә филологлар белән якынаерга кирәк һәм ниндидер уртак магистратура юнәлешен киңрәк җәелдерәсе иде. Бу киләчәк эше.

Татарча дәреслекләр җитешми
Русиядә журналистлар әзерләү өчен уртак стандартларга булдырылган. Әмма, бу стандартлар төбәк компоненты белән бәйле өстәмә курсалар да кертергә мөмкинлек бирә. Без бу стандартларда катгый рәвештә куелган фәннәрне дә татарча укыта алабыз. Безнең төп үзенчәлек шунда. Журналистика, яисә җәмгыять белән бәйлеме, без аларны чиста татар телендә укыта алабыз һәм укытабыз да. Бу бик кирәкле эш, чөнки татар журналисты теләсә кайсы өлкә булсын: җәмгыятьме, сәясәтме, икътисадмы – ул татарча тирән итеп фикерли, яза белергә тиеш. Шуңа күрә бу белемнәрне дә ул татарча үзләштерергә тиеш. Моның өчен мөмкинлекләр һәм шулай ук эшлисе эшләр дә бар. Безнең татарча язылган дәреслекләр, электрон уку әсбаблары җитешми. Кадрларга да кытлык бар. Кечкенә генә кафедра булганга җәелеп бөтен фәннәрне дә татарча укытуны тәэмин итеп булмый.

– Югары телевидение мәктәбенә Мәскәүдән журналист Виталий Третьяков куелырга мөмкин дип язучылар булды. Ул куелса, телевидение өчен татар белгечләре әзерләгәндә электән килгән традицияләр дәвам итәрме?

– Мин шул ук Югары телевидение мәктәбенә һәм шулай ук кайсы да булса яңа оешачак бүлеккә Мәскәүдән килеп идарә итәрләр дип уйламыйм. Бүген университетта андый сәясәт алып барылмый. Третьяковның куелырга мөмкин дип язулары дөреслеккә туры килми торган фикер.

Яңа оешкан телевидение мәктәбендә һичшиксез татар компоненты булачак. Бүген без беренче курс студентлары белән иҗат көннәре үткәребез. Алар "УниверТВ"да тапшырулар әзерлиләр. Татар журналистлары әзерләү өчен бездә мөмкинлекләр булачак.

Бу әйбернең авыррак ягы да бар. Бүген телевидение журналистларын коммерцияле укыту нигезендә генә кабул итәбез. Телевидение белеме алырга теләсә, ул түләп укырга керә. Безгә бигрәк тә авыллардагы милли мәктәпләрдән киләләр. Авыл халкы социаль яктан түбәнрәк дәрәҗәдә, әти-әниләре түли алмый. Шуңа күрә алар бюджеттан түләнгән башка белгечлекләргә укырга керергә тырыша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG