Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовиядә яшьләр мигрантлардан үч алган


Мәскәүдә эшләү рөхсәтенә чират торучы мигрантлар
Мәскәүдә эшләү рөхсәтенә чират торучы мигрантлар

Мордовиянең Чамзинка бистәсендә бер төркем яшьләр тулай торакка барып анда яшәүче мигрантларны рәхимсез рәвештә тимер таяклар белән кыйнаган. Хакимият әлеге низаг турындагы мәгълүматның җәмәгатьчелеккә таралуын теләми.

Бирюлеводагы хәлләрдән соң Русиядә милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе тагын куерды. Шул нисбәттән атнакич Казанда моңа багышланган сөйләшү узачак. Аны Татарстан мөфтияте оештыра. Мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин Азатлыкка әйтүенчә, бу чарага миграция хезмәте вәкилләре дә чакырылган.

"Рәсми рәвештә эшләргә теләүче кайбер мигрантларга миграция хезмәте рөхсәт бирми. Бу бигрәк тә хәләл кафеларда эшләргә теләүчеләргә кагыла. Без әлеге чарада бу һәм башка мөһим мәсьәләләрне күтәрергә телибез. Мигрантларның бит барысы да канун бозучы дип әйтеп булмый", ди ул.

Чыннан да, Русиядә соңгы елларда Үзәк Азиядән килеп эшләүчеләргә караш икегә аерылды. Берәүләр аларны кызгана, икенчеләре тизрәк котылырга тели. Мигрантлар аз хезмәт хакы алып эшләргә дә риза булганлыктан җирле хакимият өчен алар файдалы, шуңа аларның башбаштаклыкларына күз йомучылар да барлыгы әйтелә.

Шундый хәл Мордовиянең 15 мең халык яшәгән Чамзинка бистәсендә дә килеп туган. Анда 150-200ләп яшьләр узган шимбәдә мигрантлар яшәгән тулай торакка барып аларны рәхимсез кыйнаганнар. Чамзинка имамы Раил хәзрәт Мусин сүзләренчә, әлеге низагны йомып калырга тырышалар.

"Җирле хакимият моның җәмәгатьчелеккә таралуын теләми, шуңа матбугат берни язмый, чөнки Путин милләтара низаглар өчен җитәкчеләрнең җавап бирәчәген әйткән иде. Шуңа алар эшләрен югалтудан куркалар. Чынлыкта низаг бар.

Раил Мусин
Раил Мусин
Җирле халык әйтүенчә, мигрантлар соңгы вакытта үзләрен коточкыч тота башлаган. Хатын-кызларга бәйләнгәннәр. Халыкның сабырлыклары беткәч, яшьләр җыелып үзбәк һәм таҗиклар яшәүче тулай торакка барып анда яшәүчеләрне кыйнаганнар. Тугыз кешенең ренаимациягә салынуы турында хәбәрләр бар. Аларны бит тимер таяклар белән кыйнаганнар диелде. Кичә 27 кешене кире Үзбәкстанга кайтарып җибәрделәр. Бәлкем аларны яшьләргә каршы шаһитлык итә алмасын дип кайтарып җибәргәннәрдер. Хәзер тулай торакта мигрантлар юк, аларны өйләргә күчергәннәр. Тулай торакта барлыгы йөздән артык кеше яшәгән", ди ул.

"Ансар.ру" интернет сәхифәсендә бу хакта көчле бәхәс бара. Җирле халыкның андагы язмаларына караганда, әлеге мигрантлар даими хатын-кызларга бәйләнә торган булган һәм хәтта бер җиде яшьлек кызны да көчләгәннәр. Алар балага кул сузган бу яшьләрне каһәрләвен әйтә. Җирле җитәкчеләр исә мигрантларның башбаштаклыгына юл куя дип саный.

Имам болар хакында белмәвен, әмма җирле халыкның ризасызлыгы арта баруы дөреслеккә туры килүен әйтте. Элек аларны тулай торакта аерым көннәрдә генә чыгарсалар, хәзер контроль беткән икән.

"Мондагы кошчылык фабрикасында, цемент ширкәтендә эшләүче мигрантларның күбесе яшьләр. Алар өйләреннән чыгып китеп иреккә эләккәч төрле начарлыклар кыла башлый. Араларында тәртиплеләре дә бар, барысын да начар дип булмый. Миннән дини китап килеп сораучылар да булды. Монда мәчет булмау да үз ролен уйный. Мәчет салына, әмма яңа килгән район җитәкчесе гыйбадәт йортына каршы чыга башлады. Бернинди мөрәҗәгатьләргә җавап бирми. Әгәр мәчет булса аларга дәгъват алып барып булыр иде, ә җыелыр урын булмагач берни эшләп тә булмый. Шуңа алар бәйрәмнәрне аракылар белән бәйрәм итәләр. Мигрантлар инде монда ун еллап хезмәт итә, әмма мондый хәлнең булганы юк иде. Әлбәттә бу низагны хокук яклаучылар хәл итәргә тиеш иде. Бер төркем яшьләрнең аларны барып кыйнаулары һич кенә дә дөрес түгел”, ди Мусин.


Мәскәү метросында мигрантларны кыйнау гамәле
XS
SM
MD
LG