Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мөфтие Кырым хакиме белән очрашты


Аблаев (c) белән Могилев (у) очрашуында Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары Азиз Абдуллаев (уң) да катнашты
Аблаев (c) белән Могилев (у) очрашуында Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары Азиз Абдуллаев (уң) да катнашты

29 октябрьдә Кырым мөселманнары мөфтие хаҗи Әмирали Аблаев Кырым хөкүмәте рәисе Анатолий Могилев белән очрашты.

Очрашуда Корбан бәйрәме көннәрендә Кырымда яндырылган ике мәчет хакында сүз барды. Саки шәһәрендә һәм Курман районы Ровное авылында булган янгыннарны Могилев һәм мөфти хөкем иттеләр. Ике як та бу янгыннар провокация булганын таныды һәм милиция мондый хәлләргә иң каты бәя бирергә тиеш диде. Могилев тикшерүләр гаеплеләр табылганчы дәвам итәчәк дип ышандырды.

Очрашуда шулай ук Акмәчет районы Доброе (Мамут Солтан) авылында Буки массивында төзеләчәк мәчет мәсьәләсе дә күтәрелде. Могилев сүзләренчә, анда яшәүчеләр мәчет төзергә тели икән, аларга бу проектны тормышка ашыруда ярдәм итәргә кирәк, алар төзелеш урынын җирле авыл хакимиятләре белән сөйләшеп, ризалашып эш итергә тиеш. Ике як та бу мәсьәләнең уңай хәл ителәчәгенә өмет белдерде.

Билгеле булганча, Мамут Солтанда төзеләсе мәчет урыны бер бәхәсле мәсьәләгә әвәрелде. Авыл шурасы рәисе О.Буданов мәчет төзеләчәк урынны ниндидер ширкәткә бирергә тели. Бу ширкәт монда ярминкә үзәге төзергә җыена. Кайтарып алынган җирләрдә йортлар төзегән кырымтатарлар моңа каршы.

Очрашу вакытында мөфти, православ атакайлар христианнар белән эшләргә тиеш, алар үз диннәрен белсә бәлки мәчетләргә һөҗүмнәр дә булмас, диде. “Мөселманнар яшәгән урыннарда мәчет булмаса, анда дини җәмгыятьләр барлыкка килә, гыйбадәтханәләр булдырыла, христианнарда исә мондый эш алып барылмый”, диде мөфти.

"Буки массивында мәчет өчен 2 һектар 20 сутый җир 1998 елда аерылган иде, ләкин акча булмау сәбәпле монда яшәүче кырымтатарлар бу урында бернәрсә дә эшләмәгән. Җир аерылганы хакында мөфтиятне дә хәбәрдар итмәгәннәр. Хәзер алар бу урынны киртәләп алып мәгълүмати пикет уздыралар. Мөфтият исә бу урынны үзенең балансына алырга җыена", диде мөфтиятнең матбугат үзәге җитәкчесе Айдер Әдҗимәмбәтов Азатлык радиосына.
XS
SM
MD
LG