Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:39

Татарстанда министр улы зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа ачылган "Леруа Мерлен" кибетендә. 24 июнь 2013.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа ачылган "Леруа Мерлен" кибетендә. 24 июнь 2013.

Татарстан юстиция министры улы Илдар Корманов "Леруа Мерлен"нан ришвәт алуда шикләнелә. Әлеге кибетнең шәһәр үзәгендә, парк буласы урында төзелүенә президент Миңнеханов та ризасызлык белдергән иде.

Татарстан юстиция министры Мидхәт Корманов улы Илдарның ришвәт алуда шикләнелүен чәршәмбе көнне Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйков белдерде. Аның сүзләренчә, Илдар "Леруа Мерлен"га канунны читләтеп кенә ут-су, коммуникацияләр үткәрүдә ярдәм итәргә алынган һәм моның өчен 47 миллион сум таләп иткән. Ул вакытта кече Корманов Татарстан энергетика министрлыгының юридик бүлеген җитәкләгән һәм коммуникацияләр үткәрү эшен тизләтү өчен инвесторларны "СЭМ" ширкәте белән элемтә урнаштыруга ярдәм иткән. Ә бу ширкәттә аның якын туганнары - әнисе, министр җәмәгате Луиза Корманова һәм кайнатасы Равил Әхмәтҗанов җитәкчелек итә булып чыга.

Илдус Нәфыйков

Илдус Нәфыйков

Йорт һәм төзелеш кирәк-яраклар белән сату итүче "Леруа Мерлен" дигән француз ширкәте Русиядә 2004 елдан бирле эшли. Казанда аның бинасының шәһәр үзәгендә төзелүе ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановта канәгатьсезлек уяткан иде.

Универсиада корылмалары төзелеше белән танышып йөргәндә хәтта ул әлеге бинаны аннан алып атуны да таләп итте. Башта анда парк ясау каралган булган. Җыелышларның берсендә Татарстан җитәкчесе "без зур базарларны шәһәр читенә чыгарырга тырышабыз, ә монда яшеллек өчен урынны тагын зур бер кибеткә биргәннәр" дип тәнкыйтьләде.

Шуннан соң күп тә үтмәде, Казанга "Леруа Мерлен-Көнчыгыш" җәмгыятенең җитәкчесе Пьер-Мари Жанти килеп җитте һәм Миңнехановның үзе белән очрашты. 19 июнь көнне Чистай һәм Әмирхан урамнары чатында урнашкан сәүдә үзәге уңышлы гына эшли дә башлады. Бер атна узыр-узмас әлеге кибетне Миңнеханов үзе дә барып карады.


Менә хәзер әлеге сәүдә үзәге белән бәйле тагын шау-шу купты. Татарстан баш прокуроры әлеге эшне тикшерү өчен материалларны тәфтиш комитетына җибәрүләрен әйтте. Прокуратура бу нигездә җинаять эше ачылуын таләп итә.

Әле бүген генә президент каршындагы коррупциягә каршы комитет утырышында Русия президенты Владимир Путин ришвәт алу өлкәсендәге кануннарның камил булмавын әйткән иде.

"Ришвәт алучыларның бары 8% гына ирегеннән мәхрүм ителгән, ә күпләргә штрафлар салынган һәм алар аны түләп котылганнар", диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG