Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:50

"Сүрия химик корал ясау җиһазларын юк иткән"


Химик коралны юк итү оешмасы Сүриянең билгеләнгән вакытка химик корал ясау өчен булган барлык җиһазларын юк иткәнен белдерде.

Оешма белгечләре Сүриядә мондый җиһазлар сакланган 23 урынның 21ренә барып анда юк ителәсе әйберләрнең беткәнен ачыклаган. Ике корылмага керү куркыныч булганга, андагы җиһазлар башка урынга күчерелеп юк ителгән, дип хәбәр ителә.

Русия һәм АКШ сентябрь аенда имзалаган килешү нигезендә Сүриядә химик корал 2014 елның уртасына кадәр юк ителергә тиеш.

XS
SM
MD
LG