Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар милли сәясәт өчен җаваплылыкны үзләренә йөкләмәскә куша


Удмуртия ватандашларының "Җәмгыять һәм хакимият – 2013" форумына килгән Мәскәү журналистлары берлеге рәисе һәм Русия Җәмәгать пулатының мәгълүмат чаралары белән эшләүче комиссия рәисе Павел Гусев республика журналистлары белән очрашуда соңгы араларда мәгълүмат чаралары эшенә караган яңа кануннарны тәнкыйтьләп чыкты, дип хәбәр итә Җәмәгать пулатының интернеттагы сәхифәсе.

"Демократик илләр мисалында журналистикада үзидарә булдыруга ярдәм итәр урынына депутатлар журналистлар эшен чикләү өчен канун артыннан канун чыгарып торалар", диде Гусев.

Бу атнада гына журналистлар өчен нигездә милләтара мөнәсәбәтләр булган низаглар турында язганда куллану өчен яңа кагыйдәләр чыкты.

Милләтара мөнәсәбәтләр өчен журналистларны гаепле итеп калдыру дөрес түгел, диде Гусев.

"Милләтара мөнәсәбәтләр турында сөйләми, язмый булмый. Ул проблемаларны мәгълүмат чаралары тудырмаган. Алар бездә генә түгел, бөтен дөньяда бар. Җаваплылыкны мәгълүмат чараларына гына аударырга ярамый", диде Гусев.

Журналистларның яңа кодексы 29 октябрь Дәүләт Думасында тәкъдим ителде. Аны Этникара журналистика гильдиясе әзерләгән. Гильдия президенты – "Русия радиосы" башлыгы киңәшчесе Маргарита Лянге.

Милләтара темаларага язучы журналистларга "дошманлык телен" кулланмау, фактлар белән "уйнамау", вакыйгаларны яшермәү киңәш ителә. Низагта катнашучыларның милләтен хәбәр итү кирәклеге һәр очракта аерым хәл ителә, бу низаг милли стереотиплар аркасында килеп чыкса гына милләтне хәбәр итеп була, диелгән яңа кодекста.
XS
SM
MD
LG