Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург: Русия Гроссманга 5 мең евро түләргә тиеш


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиягә Чаллы изоляторында тотылган Юрий Гроссманга рухи зыян өчен биш мең евро түләргә кушты, дип хәбәр итте Казан хокук яклау үзәге.

Гроссман 2006-2008 елларда Чаллы изоляторында камераларның тулган булуы, ятак җитмәгәнгә чиратлашып йокларга мәҗбүр булулары, ризыкның көненә бер генә тапкыр бирелүе турында шикаятьне Европа мәхкәмәсенә җибәргән булган. Прокуратура тикшерү уздырып аның бу шикаятен нигезле дип тапкан. 110 тоткынга исәпләнгән изоляторда тикшерү вакытында 170ләп кеше булуы ачыкланган.

Быел Европа мәхкәмәсе Чаллы тикшерү изоляторына караган инде ике эшне тикшереп элекке тоткыннарга компенсация түләү кирәклеге турында карар чыгарган иде. Русия Сергей Самарцевка тугыз мең, Сергей Горовойга биш мең евро түләргә тиеш, дигән карарлар чыгарылган.

Европа мәхкәмәсенә шикаятьтән соң Чаллы изоляторында ремонт ясалган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG