Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:26

Дагыстан Жириновскийның депутат мандатын алуны сорый


Дагыстан парламенты ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийның Төньяк Кавказ турындагы соңгы белдерүе өчен депутат мандатын алуны һәм аның сүзләрен экстремизмга тикшерүне сорап Русия президенты Владимир Путин, Русия парламентының ике пулатына һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итте, дип яза Коммерсант.

Русия телевидениесенең "Поединок" тапшыруында ЛДПР фиркасе җитәкчесе Төньяк Каказда халык саны артуны контрольдә тотарга һәм бер-икедән дә күбрәк бала тудыручы гаиләләргә штраф салырга, шулай ук төбәкне тимерчыбык белән уратып алырга тәкъдим итте.

2002 елда Жириновский татарларны Монголиягә сөрергә кирәк, сифилистан үлеп кырылып бетсеннәр һәм шулай ул "Татарский язык забудьте, бүдете говорить на нем только на кухне, а вот полковник КГБ будет вашим президентом" дип тә белдергән иде.

XS
SM
MD
LG